Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – 
Тукай районы Башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев белән булган очрашуда сүз Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы эшчәнлеген яңа баскычка күтәрү турында барды. Яр Чаллы шәһәре белән янәшә урнашкан бу районда эре авыл җирлекләре
Әгерҗе районында булган очрашу Иж Бубый авылында, биредәге данлыклы мәдрәсәгә нигез салучы сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов йортында узды. Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе булып эшләүче Чулпан Нурмөхәммәтова күптән түгел конгрессның җирле оешмасы җитәкчелеген дә үз өстенә алган иде. Очрашуда районның мөхтәсибәте җитәкчеләре, мәгариф, мәдәният белгечләре, тарихчылар, район хакимияте вәкилләре катнашты. Татар милли хәрәкәте эшчәнлегенә ничек яңа көчләр җәлеп итәргә, кайсы юнәлешләргә аерым игътибар бирергә кирәклеге очрашуның төп темасы булды. Татар дөньясында беренче хаҗия булган Мөхлисә Бубыйның 155 яшьлек юбилее да район күләмендә генә түгел, татар дөньясында да күренекле вакыйга буларак билгеләнеп үтәр, дип планлаштырыла.



 
					
				