tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар музыкасы фестивале узачак
Казанда татар музыкасы фестивале узачак

Казанда татар музыкасы фестивале узачак

7-14 февраль көннәрендә Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Н. Җиһанов исемендәге татар музыкасы фестивале узачак.

7 февраль көнне Рәшит Кәлимуллин, Нәҗип Җиһанов, Резеда Ахиярова, Элмир Низамов һәм башка танылган композиторларның әсәрләре яңгыраячак.

10 февраль премьералар көне булачак.  Дәүләт академия симфоник оркестрын тарафыннан Ильяс Камалның Кыпчак увертюрасы, Илһам Байтирәкнең “Ай былбылым” симфоник поэмасы, Эльмира Галимованың “Кол Шәриф” операсыннан өзекләр һәм башка композиторларның әсәрләре башкарылачак. Солистлар Сөмбел Кыямова, Айрат Ганиев, Иркен Мостафин.

14 февраль көнне Фәрит Яруллинның 115 еллыгы уңаеннан “Шүрәле” балетыннан сюита, Шамил Шәрифуллинның 75 еллыгы уңаеннан “Йосыф Зөләйха” балетыннан өзекләр, “Җыен” дип аталган оркестр өчен язылган концерты тамашачыга җиткереләчәк.

Татарстан һәм башкалабыз Казан кунакларын 7, 10, 14 февраль көннәрендә узачак “Мирас” татар музыкасы фестивалендә көтеп калалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*