tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районында тиздән татар җәмәгатьчелеге җыелешы узачак
Тукай районында тиздән татар җәмәгатьчелеге җыелешы узачак

Тукай районында тиздән татар җәмәгатьчелеге җыелешы узачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов Яр Чаллы шәһәрендә, Тукай һәм Әгерҗе районнарында эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Яр Чаллыда февраль аенда конгрессның җирле оешмалары җитәкчеләренең күчмә утырышын җыю планлаштырыла. Бу чара җирле оешмаларыбызның иң мөхтәрәм җитәкчеләренең берсе булган Факил Сафинның 70 яшьлек юбилеена да туры китерелеп, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрында узар, дип күзаллана.

Тукай районы Башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев белән булган очрашуда сүз Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы эшчәнлеген яңа баскычка күтәрү турында барды. Яр Чаллы шәһәре белән янәшә урнашкан бу районда эре авыл җирлекләре бар, халык саны да елдан-ел арта бара. Бу шартларда татар милли мохитын саклап калу хакимияттән һәм иҗтимагый оешмалардан  көндәлек эшчәнлек алып баруны таләп итә. Февраль аенда Тукай районында да  татар җәмәгатьчелеге җыелышын уздыру нияте бар.

Әгерҗе районында булган очрашу Иж Бубый авылында, биредәге данлыклы мәдрәсәгә нигез салучы сәүдәгәр  Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов йортында узды. Районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе булып эшләүче Чулпан Нурмөхәммәтова  күптән түгел конгрессның җирле оешмасы җитәкчелеген дә үз өстенә алган иде. Очрашуда районның мөхтәсибәте җитәкчеләре, мәгариф, мәдәният белгечләре, тарихчылар, район хакимияте вәкилләре катнашты. Татар милли хәрәкәте эшчәнлегенә ничек яңа көчләр җәлеп итәргә, кайсы юнәлешләргә аерым игътибар бирергә кирәклеге очрашуның төп темасы булды. Татар дөньясында беренче хаҗия булган Мөхлисә Бубыйның 155 яшьлек юбилее да район күләмендә генә түгел, татар дөньясында да күренекле вакыйга буларак билгеләнеп үтәр, дип планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*