Без Уральск шәһәренә 25 сентябрь көнне кич белән килеп җиттек. 26 сентябрь көнне Халыклар дуслыгы йортында конференция узды, аннары экскурсияләр булды.
Уральск. Җаек. Тукай. Бу сүзләрне мин һәрвакыт янәшә куйдым. Мәктәптә әдәбият дәресләре укытканда ук шагыйребезнең Уральск чоры мине бик кызыксындырды. Укучыларга фотолар ярдәмендә читтән торып экскурсияләр оештыруым әле дә хәтеремдә.
Ә бүген мин Уральск шәһәре буйлап йөрим. Бу шәһәргә без, төбәкчеләр, Х Евразия форумы кысаларында икенче тапкыр килдек. Уральск – Казахстанның иң борынгы тарихи шәһәрләренең берсе. Биредә Габдулла Тукай яшәгән йорт һәм мәдрәсә саклана. Алар элекке Татар бистәсендә урнашкан.
Җаек елгасының уң ярында
Уральск шәһәре ята,
Мотыйгыя мәдрәсәсе –
Тукай укыган монда.
Ташларына кулларымны куйдым,
Тойдым анда Тукай аклыгын,
Кызыл мәчет,
Мотыйгулла йорты
Саклый әле шагыйрь сафлыгын.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның ачы язмышы, авыр балачагы барыбызга да билгеле. Бөек шагыйрь Татарстан җирлегендә туып, шунда җирләнгән булса да, күп галимнәр язучының рухи ватаны итеп Уральск шәһәрен атый. Биредә яшь Габдулла үзе өчен Пушкинны, Лермонтовны ача. Аларның иҗатларына нигезләнеп үзе дә гади халыкның теле белән әсәрләрен яза башлый. Тукай биредә “Шүрәле” әкият-поэмасын яза. “Пушкинның “Руслан и Людмила”сы рус поэзиясендә нинди роль уйнаган булса, татар поэзиясендә “Шүрәле” дә шундый эш башкарды”, – дип яза Ибраһим Нуруллин. Ә шагыйрь үзе болай ди: “Мин бу “Шүрәле” хикәясен Пушкин вә Лермонтовның шундый авыл җирләрендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән (нигезләнеп) яздым”.
Тугыз яшьлек Тукай үзе өчен
Уральскида Пушкинны ачкан,
Әдәбият кочагына чумган,
Тел өйрәнгән, үзе дә язган.
Тукайның шагыйрь булып үсү-ендә Уральск мәчете имамы Мотыйгулла Төхвәтуллинның роле зур була. Ул “Мотыйгыя” мәдрәсәсенә укырга йөри. Тукай анда 11 ел укый. Мәдрәсә каршында рус теле мәктәбе дә эшли башлый, Габдулла анда да укырга йөри. Ул үсмер чагында ук типографиядә эшли башлый. Ә ул Мотыйгулла хәзрәтнең өенең подвалында урнашкан, анда татар телендә газета һәм журналлар басыла башлый.
Менә шул тарихи урында, Мотыйгулла Төхвәтуллинның йортында, Габдулла Тукайның музее урнашкан. Музейда XIX гасырның мохите булдырылган. Иң зур урынны язу өстәле алып тора. Бүлмәнең читендә шул заманнан калган иске урындык тора, “мин шагыйрьне күрдем”, – дигән сыман үзенең искелеге белән зурая. Ул заманнан калган йорт әйберләрен Җаек шәһәре кешеләреннән җыйганнар, кайбер предметлар йорт хуҗасы Мотыйгулла имам гаиләсенеке. Диварларда имам гаиләсенең фотолары эленгән, бары тик йорт хуҗасы Мотыйгулланың сурәте генә күренми, ул вакытта мәчет имамнарына фотога төшү тыелган. Камил Төхвәтуллинның сурәте зур итеп төшерелгән.
Ул – Мотыйгулланың улы, Габдулла Тукайның дусты. Камил Төхвәтуллин “Уральский дневник” газетасын нәшер итә, аңа өстәп татар телендә “Фикер” газетасын да чыгара башлый. Бу – җир шарында татар телендә чыга торган газеталарның иң беренчеләрдән санала торган матбугат басмасы була, 1905-1907 елларда 5000 тираж белән бастырыла. Газета Россиянең төрле төбәкләренә таратыла. Шул ук елларда дөньядагы беренче татар журналы да чыгарыла. Ул “Уклар” дип атала. Музейда бу журналның кай- бер басмалары да саклана. Менә шул газета-журналларда Габдулла Тукай үзенең беренче шигырьләрен бастыра. Ул биредә 50дән артык шигырь, 40тан артык мәкалә яза. Шул ук вакытта корректор булып эшли, кирәк урында наборщик эшен дә башкара.
Җаекта Габдулла Тукай ша-гыйрь буларак формалаша. Бу елларда революцион-демократик агымнар барлыкка килә, Җаекка да ул килеп җитә. Габдулла Тукай типографиядә листовкалар да бастыра, аларны яшьләр арасында тарата да. Бу вакытта Камил Мотыйгуллин белән Габдулла Тукай арасында каршылыклар да туа. Ул аңа багышлап “Мөхәрриргә” исемле шигырен яза һәм 1907 ел ахырында Казанда басылган җыентыгына кертә. Гаять авыр шарт-ларда алар эшлиләр. Газета һәм журналларны җирле хакимият тикшереп тора, күзәтүләр башлана. Аннан аларны ябалар. Габдулла Тукай эшсез кала, ләкин ул үзенең революцион-демократик карашларыннан беркайчан да чигенми.
Уральск шәһәрендә Габдулла Тукай шагыйрь һәм публицист буларак бик тиз үсә, аның иҗатының сыйфаты арта, гади халыкка аңлаешлы итеп саф татар телендә яза башлый. Аның язма теле халыкның үзеннән алына.
Тукайны шагыйрь итеп үстергән шәһәрдәге музей белән мәдрәсәдә булу зур бәхет иде минем өчен. Кайчандыр Тукай эзләре буйлап виртуаль экскурсияләр оештырган укы-тучы өчен зур шатлык инде бу! Бөек шагыйребезнең эзләре буйлап йөрү, музейда Тукай яшәгән тормыш белән танышу, шул шәһәрнең һавасын сулау, борынгы Татар бистәсендә йөрү, кешеләре белән танышу – болар барысы да минем күңелемдә тирән истәлек булып уелып калды.
Эшсез калган Габдулла Тукайның Казанга кайту юлын уйлавын күз алдыма китердем, шагыйрьнең “Пар ат” шигырен исемә төшердем. Бу шигырь “Фикер” газетасының 1907 ел-гы 17 санында, 6 майда басылып чыга. Ул шагыйрьнең Уральскидан чыгып китәренә 5 ай кала язылган. Аны Казан үзенә дәшә. Әйе, туган җирен ул беркайчан да онытмый, авыр балачак елларын да хәтерли, тик барыбер туган җир сагындыра. Инде канатларын катырган шагыйрь Бөек Тукай булып яңадан Җаекка кайтыр өчен Казанга омтыла. Ул инде кечкенә Апуштан танылган шагыйрь Габдулла Тукайга әйләнде. Аны Казан көтә! Без дә Самара шәһәре аша Казанга юл тотабыз.
Тукайның рухи ватаны – Уральск белән хушлашу мизгелләре дә килеп җитте.
Биредә эшли Тукайның музее,
Һәйкәле бар аның, урамы.
Яши шагыйрь халкы күңелендә
Шигърияте – иҗат бураны!
Оештыручыларга рәхмәт әйтеп, без юлга кузгалабыз, кайтыр юлга, татарыбызны барлап торган Казаныбызга!
Сәрия АЙМАЛЕТДИНОВА.
Пашат.