tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тукымаларны алып кайтуга, тизрәк эшкә тотынасы килә»
«Тукымаларны алып кайтуга, тизрәк эшкә тотынасы килә»

«Тукымаларны алып кайтуга, тизрәк эшкә тотынасы килә»

Апаста яшәүче Альбина Камалетдинова кул эшләренә оста. Соңгы вакытта бик яратып баллы, татлы шоко-гөлләмәләр ясый ул.

Шоколадтан эретеп ясаган чәчәк бәйләмен төрле төсләр белән баеткач, менә дигән күчтәнәч килеп чыга. Әлеге чәчәкләрне бигрәк тә кызлар ярата икән.
Альбинаның белмәгән эше юк. Оста кулына килеп эләккән тасма, тукыма кисәкләре күзгә күренеп матур чәчәккә, сәйлән-мәрҗәннәр якага, муенсага, кәгазьләр тышлыкка әверелеп таң калдыра. Кисә, тегә, ябыштыра – куллары-кулга йокмый аның. Аның сәләте кызына да күчкән. Хәзер Эльвина әнисенең төп ярдәмчесе.

– Моннан 10 еллар элек кызыма канзаши алымы белән бизәлгән кайма (ободок) бүләк иттеләр. Беркемне кабатламаган бүләк иде бу! Шуннан кызыксынып китеп, аны үзем дә эшләп карарга булдым. Төсле тасмалар алдым, чәчкә куя торган матур чәчәкләр, каймалар ясый башладым. Кызымның күлмәкләренә туры килгән чәчүргеч, чәч кыстыргычлар да эшләп бирдем. Аннан, “Каян аласың? Миңа да кирәк! Ничек ясыйсың?” – дигән сораулар ешайды. Кешенең кызыксынуы эшемне тагын да төрләндерергә этәргеч бирде, – ди Альбина.

Чәчәк бәйләмнәре белән дә бар туган-тумачасын, дусларын сыйлый ул. Әлеге гөлләмәне дә иң беренче итеп кечкенә сеңелкәшенә ясаган.
– Чәчәкләр матур чыксын өчен эшкә яхшы кәефтә тотыну кирәк. Шулай ук сыйфатлы һәм тәмле шоколадтан ясау мөһим. Мин Бельгия  шоколады алам. Аны 43-45 градуска кадәр эретәм,  тагын бер өлеш шоколад өстәп,  33 градуска кадәр җиткерәм. Төсле булсын өчен буяу өстәлә. Төрле формаларга салып катырам. Аннан бизәү, матурлау эшләре кушыла. Букет 2-3 көн ясала, – ди Альбина.

Ул әле фоамиран тукымасыннан чәчәкләр эшләү, кәрзиннәр тутыру, бизәү белән дә мавыга. Йортын да үзе ясаган чәчәкләр белән бизәгән.

– Ул нык һәм су үткәрми, тартыла торган, замшага охшаш тукыма. Чәчәкләрне төрле төсләрдә, төрле зурлыкта ясап була. Тиз эшләнә. Бер чәчәккә 1-2 сәгать вакыт сарыф ителә. Өйгә яңа төсмер бирә. Ясап куям да, матурлыкка сөенәм, – ди үзе.

Шуңа да игътибар иткән бар: Альбина беркайчан да киемне сатудан алган килеш кими. Аңа ниндидер бер үзенчәлек өсти. Йә якасына, муенына сәйләннәр тезә, йә билбау үреп куя, яки түшенә берәр бизәк өсти.

– Мин иң элек үзем уйлаганча ясыйм. Аннан соң, ничек ясыйлар икән дип, интернеттан ачып карыйм. Үзем тойганча, үзем уйлаганча ясарга яратам. Эштә, өйдә буш вакытларымда эшлим. Вак эш булса да, ялыктырмый, киресенчә, тынычландыра, күңел күтәренкелеге өсти. Яңа алымнар табасы, башка төрлене эшләп карыйсы килә башлый, – ди ул.

Матурлыкны күзләрең белән күрмәсәң, күңелең белән тоймасаң, аны кәгазьгә күчереп тә, тукымага җан өреп тә, матур гөлләмәләр үреп тә булмыйдыр.

– Кул эшләренә өчен әйберләр сатыла торган кибетләр яныннан тыныч кына үтеп китеп булмый. Ә керсәң, тиз генә чыгып китеп булмый. Тукымаларны алып кайтуга, тизрәк эшкә тотынасы килә, – ди Альбина.

Альбина тыныч кына, сабыр гына чәчәк таҗлары ясый. Өендәге чәчәкләр җәйге аланны хәтерләтә. Әлеге аланда яшәүчеләрнең күңелендә мәңге җәй, йөзләрендә сүнмәс кояш нурлары чагыла. Шиңмәс һәм тәме бетми торган шоколад гөлләмәләре дә төсләргә байый бара. Үз кулларың белән эшләгән әйберләр белән кешеләрне сөендерү тагын да куаныч өсти.

Чыганак: shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*