tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Альбина Фазлыева: «Тормышта яхшы гамәлләр кылырга, матур итеп яшәргә кирәк»
Альбина Фазлыева: «Тормышта яхшы гамәлләр кылырга, матур итеп яшәргә кирәк»

Альбина Фазлыева: «Тормышта яхшы гамәлләр кылырга, матур итеп яшәргә кирәк»

Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче блогер Альбина Фазлыева төп йортта килен булу өстенә, 4 бала әнисе дә әле. Үз кием коллекциясен булдырып, бер ел эчендә өч кибет ачкан ханым да ул. Аның матур киемнәрен республикада гына түгел, хәтта чит төбәкләрдә дә яратып кияләр.

Авылда яшәп, шәһәрчә тормыш алып баручы, күп кенә яшь киленнәргә үрнәк итеп куярлык бу ханымга сокланмаган кеше юк.

– Тормышта яхшы гамәлләр кылырга, матур итеп яшәргә кирәк. Гомер бик тиз узып китә, – дип башлады сүзен Альбина. – Әти-әнием кечкенәдән безне дөрес тәрбияләде. Әтием һәрвакыт кешелеклелек сыйфатына өстенлек бирде. Өстәл янына утыргач, гел бу хакта аңлатырлар, уртага салып сөйләшер идек. Олыларга карата хөрмәткә дә гаиләмдә өйрәндем. Бездә тәртип шундый иде: дәү әни табын янына утырмаса, ризыкка  тотынмыйбыз. Ул утырып, бисмилласын әйтеп, ризыкка үрелгәч кенә ашарга ярый. Бик дөрес тәрбия алымы булган икән, дим мин моны. Ә бүген карагыз сез: кешеләр ничек үзгәрде, үзеңне яратырга, чикләрне сакларга кирәк, диләр. Кеше болай да беренче чиратта үзен уйлый бит инде ул. Үзеңне тагын ничек саклап була икән?

Альбинаны иргә хезмәт итү, әти-әнигә булган мөнәсәбәт тә борчый. Күпләрнең, без ата-анага бер нәрсә дә тиеш түгел, диюләре дә гаҗәпкә калдыра аны. Әти-әнинең хәер-догасын алып калырга тырышырга кирәк, ди ул.

– Мин үземнең социаль челтәрдәге сәхифәләремдә нәкъ менә шул хакта сөйләргә булдым. Әти-әнигә, каенана-каенатага, балаларыңа карата кешелекле булып, һәр туган таң өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп уяныйк. Халык бу сүзләрне кабул итмәс, дип борчылган идем. Баксаң, минем язылучыларым Аллаһка таба атлап килүчеләр икән. Елап карыйбыз, рәхмәт сезгә, дип тә язучылар күп. Мин кешеләрнең мөһим әйберләр турында уйлануларын телим, – ди Альбина. – Мин монда бардым, моны ашадым, монда кердем, дип кешеләрнең кадерле вакытын мәгънәсез әйберләргә сарыф итәсем килми.

Альбинаның Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәтнең килене икәнен белмәүче сирәктер. Шундый күркәм гаиләдә килен булу җиңел түгелдер. Бу хакта да сораштык. – Тормышта яшьләр ягыннан да, олылар ягыннан да сабырлык булса, яшәү җиңелрәк дип уйлыйм. Өлкәннәрнең үз  гадәтләре була. Аларны аңлап кабул итәргә тырышырга кирәк. Безнең әти белән әни шулкадәр сабыр кешеләр. Беркайчан да безнең эшкә катышмыйлар. Кирәк чакта киңәшләрен генә бирәләр, – ди Альбина.

– Тормышта бер-береңә юл кую, кайчакта дәшми калу да хәерле. Хәдистә дә әйтелгән бит: кызып киткәндә, басып торсаң, утыр, утырып торсаң, ятып тор. Ятып та, ачуың басылмаса, тәһарәт ал. Әгәр шулай да ачуың бетмәсә, ике рикагать намаз укы, диелә. Үз-үзеңне тыю кирәк. Кайчак икенче көнне бу хәлләр бөтенләй вак нәрсәләр булып тоела. Вакыт узгач, ярый әле берни дәшмәдем, дип шөкер дә итәсең әле. Безнең өйдә  әти дә, әни дә, Алмаз да, мин дә бик сабыр. Яшәгән саен бер-беребезгә хөрмәт арта.

Дүрт бала тәрбияләү өстенә өч кибет тә тотасы бит әле. Милли күлмәкләрнең барысын да Альбина өлгесе буенча тегәләр. Аларны кешегә күрсәтү, кибетләргә сатып алучылар җәлеп итү эше дә бар. Альбина гел яңа идеяләр белән яши. Әмма алдан кычкырган күкенең башы авырта, ди. Ә теләкләрен яшермиләр: мөселман хатын-кызларын зәвыклы итеп киендерәселәре килә.

– Кибет эшләрен ирем белән алып барабыз. Алмаз бик тә ярдәм итә. Әти белән әни янында яшәмәсәк, бу кадәр эшләр башкарып булмас иде. Тыштагы эшләрне әни белән ирем башкара. Минем мал караганым юк. Бакча эшләре – Җәлил әти өстендә. Без аңа булышабыз гына, – ди Альбина Фазлыева.

Балалар тәрбияләүдә ярдәм иткәннәре өчен, каенанасы белән каенатасына бик рәхмәтле Альбина. Алар тарафыннан оныкларга игътибар зур булуына сөенә. Балаларының әби бабай назында үсүен теләгән дә инде ул. «Кичләрен бергәләп сөйләшү дә – зур тәрбия», – ди ул.

– Балаларыбыз төп йортта үсүләре белән бәхетле. Алар өлкәннәргә булган мөнәсәбәтне күреп үсә. Олыларга ярдәм итәргә кирәген дә беләләр. Хәтта ничек сөйләшәсен белү дә кирәк. Олы кеше гел үзенә әйтеп йөргәнне ярата. Әби белән үскән бала идем бит мин дә. Хәзер оныкларга әби-бабай тәрбиясе җитми. Олыларга карата хөрмәт күрсәтергә кирәклеген дә әйтеп үстерүче ата-ана сирәк. Өлкәннәр белән исәнләшергә кирәклеген белмәгән балалар да бар бит, – ди Альбина.

Тормышта нинди генә яхшылык эшләсәң дә, аның әҗере барыбер сиңа була. Альбина Фазлыева шул фикердә. Әти-әнигә күрсәткән игелек, туганнар арасындагы яхшы мөнәсәбәт – боларның барысының да савабы үзеңә, киләчәктә җимешләрен үзебез татыячакбыз, ди ул.

– Сине яратуларын теләсәң, башта үзең ярат. Туганнар белән араны көйләргә кирәк. Син яхшы энергияңне кешеләргә никадәр күбрәк бирәсең, ул сиңа шулкадәр күбрәк булып әйләнеп кайтачак, – ди ул. – Хәер-дога дигәне дә бар бит әле. Ул – шулкадәр зур нигъмәт. Кеше аны кулга тотып булмагач, күз белән күрмәгәч, бик аңламый. Үрнәк булып, балаларга яхшы тәрбия биреп, матур итеп яшәргә кирәк. Булдыра торган эш бит.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*