tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минем иҗатымның күчәре – шигърият
Минем иҗатымның күчәре – шигърият

Минем иҗатымның күчәре – шигърият

 Аның үз туксаны туксан. Алга куйган максатына ирешмичә, үз фикеренең дөреслеген исбатламыйча туктамый ул. Мин язучы булам дигән уен да Хәбир Ибраһим бар каршылыкларны җиңеп тормышка ашырды. Әйе, аңа ышанмаучылар да, буш хыяллар белән янып йөрүче дип сәерсенүчеләр дә булды. 30 яшькә җиткәч нинди язучы, нинди шагыйрь инде тагын? Туган авылы Апас районының Борнаш авылында “Ялгыз тәкәрлек” исемле әсәре буенча нәфис фильм төшерелгәч, Хәбир Ибраһимның каләм көчен авылдашлары гына түгел, иҗади эшчәнлегенә каршы булган әтисе Кәбир дә  таный. Бүген ул укучыларын күпъкырлы иҗаты белән куандыра. Шигырьләре яңгырый, пьесалары сәхнәдә уйнала, повесть-романнарын йотлыгып укыйлар. Күптән түгел Татарстанның атказанган сәнгать  эшлеклесе, А.Алиш, Т.Миңнуллин, Г.Исхакый премияләре лауреаты Хәбир Ибраһимның “Ышанма күз яшьләремә” исемле китабы дөнья күрде. “Мин бүген рухланып иҗат итәм,” – ди ул.

Хәбир абый, без сезнең белән якташлар. Сез Борнаштан, мин Әлмәндәр авылыннан. Алай гына да түгел, безнең әти-әниләребез гаилә дуслары иде. Сезнең әтиегез Кәбир абый “Ленин” исемендәге колхоз рәисе, минем әтием Һади аның урынбасары булып эшләделәр. Иҗатыгызны күзәтеп барам. Минем карашка, сез үзегезнең күп кенә әсәрләрегездә геройларыгызны газапларга һәм шул газаплар аша укучыларыгызны да эмоциональ яктан киеренкелектә тотарга яратасыз кебек?

Мин,беренчедән, шагыйрь, икенчедән, драматург. Үземнең әсәрләремне композициясен төзеп язарга яратам.   Күп кенә проза әсәрләре языла, ә анда сюжет, интрига юк. Ә мин интрига, сюжет, күренеш булганны яратам. Чөнки мин драматург буларак шуңа өйрәнгән. Сәхнәдә шушы өч нәрсә булмаса, тамашачы синең әсәреңне карамый. Шуңа да повесть, хикәяләрне язганда, бу укучыга кызык булырмы дип уйлыйм. Сюжет та, газапланулар да булмаса , кемгә кирәк андый әсәрләр. Вакыйгаларны тормыштан алырга тырышам. Фантастик әсәрләр язганда да аны тормыштагы чынбарлык тагы хәлләр белән тулыландырам. Укучыны ышандыра белергә кирәк. Әгәр ул синең язганыңа ышана икән, ул әсәср отышлы була.

Кайбер язучылар иҗат иткәндә, гомумән, бу тормышта үзен ялгыз кебек хис итә. Алар шулай ди. Ә сез ничек?

Чын язучы ике тормышта яши. Аларның икесен дә алып барырга кирәк бит. Әлбәттә, кайберәүләр аны аңламый. Язучы утырып язды да гонорарын алды дип уйлый. Алай түгел. Менә минем “Халявщик” дигән әсәрем чыкты. Аның герое танылган журналист. Аны күп кенә кешеләр белә дә. Мин шул әсәремне язу өчен бу журналистны 10 ел дәвамында өйрәндем. Язучы ул һәрвакыт ялгыз. Гаиләсендә хатыны аңласа да, бәхетле булса да, ул иҗат иткәндә ялгыз. Хатын миңа: “Син кайвакыт минем соравымны да ишетмисең, мәккә киткән кебек йөрисең, син кая киттең?” – ди. Ә мин кайда булыйм, иҗат итәм. Минем башым 24 сәгать буе эшләп тора. Кайчагында йоклаганда да төшләр күрәм. Мин төшкә кергән вакыйгаларны әсәрләремдә дә кулланам. Транска керә белергә кирәк. Шунсыз язып булмый. Миңа тавыш та, телевизор эшләп торса да, берни дә комачауламый.

Ә транска керү газапмы, ләззәтме?

Аны ике төрле аңларга була: газап та, ләззәт тә. Газабы  шунда – сине  ул тема гел газаплый, аны бит язарга кирәк. Ул бетми торган процесс. Берсен тәмамлыйсың, икенчесен башлыйсың. Бу бит хезмәт. Инә белән кое казу кебек. Ә ләззәте – язган әсәрең халыкка барып җиткәч, ул синең язганыңны аңлагач. Минем 40 лап пьесам куелды. Халык синең әсәреңне карап утыра, кул чаба. Минем өчен аннан да зуррак бәхет һәм ләззәт юк.

Сезнең өчен пьеса язу рәхәтрәкме, әллә проза әсәреме?

Мин әдәбияткә 30 яшемдә шигырьләр белән килеп кердем. Аннары пьесаларым куела башлады. Балалар өчен дә иҗат иттем. Фильмнар да чыга башлады. Үзем телевидениедә эшләгәндә “Калай әтәч” исемле әсәрем дә чыкты. Шактый пьесаларым куелды. Мин премьера дигән нәрсәнең ләззәтен тоя башладым. Аның алдыннан  бик дулкынланам, борчылам. Ә инде сәхнәгә чыккач, мин сөенәм, төннәр буе йоклый алмыйм. Ул организм өчен шок. Халык синең әсәреңне кабул итәрме? Әгәр ул аны кабул итә икән, бу бик зур нәрсә. Мин халык өчен язарга өйрәндем. 2017 нче елларда минем язган әсәрләрем куелмый башлады. Синең белән режиссерлар өстән генә сөйләшәләр. Ләкин мин үземне алардан ким санамыйм. Ярар куймасагыз дидем дә, проза әсәрләре язуга кереп киттем. Ходай миңа һәрвакыт үз юлын күрсәтә. Мин проза әсәрләре язуның ләззәтен тойдым. Шуңа күрә миңа пьеса язу да, хикәя, романнар язу да – икесе дә рәхәтлек бирә. Бүгенге көндә театрларда минем тәрҗемәләрем дә бик яхшы бара.

Ә сез премьераларны гына карарга яратасызмы, әллә репетицияләргә дә йөрисезме?

Репетицияләргә йөрергә яратмыйм. Бәлки ул минем минустыр. Мин куркак куян кебек. Каядыр качам да, куркып кына көтеп ятам.

Димәк сез режиссерга ышанасыз?

Ул төрлечә була. Кайвакыт язган әсәр җиңел генә куела. Ә кайберләрендә бик каты эшләргә туры килә. Курчак театрында “Кәтүкнең сихри төшләре” дигән әкиятемне куйдылар. Миңа режиссер Рафаэль Таһиров сигез тапкыр яңадан эшләтте. Болай ярамый, тегеләй ярамый. Балаларны куркытырга ярамый дип бер куркыныч образны алдырып атты. Курчак театрының аның үз таләпләре бар икән. Шулай итеп пьеса шактый үзгәрде. Режиссерларга ышанам, аларны хөрмәт итәргә кирәк. Спектакль кую ул бит  коллектив эше. Анда кемнәр генә катнаштый – режиссеры, артистлар, рәссам һәм башкалар. Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен генә алыйк. Мин аны укып чыктым. Әллә ни юк та кебек. Ә нинди спектакль килеп чыкты. Нинди артистлар уйнады, музыкасы нинди. Шуңа да спектакль – коллектив эше ул. Яхшы пьесаны да юкка чыгарырга мөмкиннәр.

Төрле җанрларда иҗат итү – үз иҗади көчеңне чәчү булмый микән?

Чәчелеп язу түгел ул. Минем бөтен әсәрләрем “Аһәң” дигән шигырь китабым тирәсендә әйләнә. Минем иҗатымның күчәре – шигърият. Барлык лирик әсәрләрем шул шигырьләремнән чыгып язылган. Мин бит юмор да язам. Анысы инде әтидән. Әтием Кәбир  бик җор телле кеше иде. Миңа барлык жанрлар да кызык. Ходай аны бүлеп-бүлеп биргән. Һәм мин иҗатымда барсын да кулланам инде.

Сезнең чәчмә әсәрләрдән торган җыентыклар шактый басылды, ә шигырь китабыгыз берәү генә, ни өчен?

Мин бервакыт халык шигырь укымый дигән фикергә килдем. Һәм шигырьләремне җыентык итеп чыгармадым. Алар минем вакытлы матбугатта күп басылды. Бәлки шуңа да китап итеп чыгарудан тукталып калганмындыр.

Сез ялгышасыз?

Әйе, халык шигырь укый икән. Мин шигырьләремне туплап, электрон вариантта эшләдем инде. Ул бастыру өчен әзер диярлек. Минем шигърияттә бит ике тема – мәхәббәт һәм үлем.

Моның сәбәбе нәрсәдә? Сез үзегез теләгән мәхәббәт януын тоймадыгызмы, шуңа бу хис шигырьләрегездә чагыламы? Әллә, киресенчә, газаплы мәхәббәт кичердегезме? Ә үлем темасы куркуданмы? Сораулар күп.

Үлемнән без барыбыз да куркабыз. Бу табигый. Тормыш матур, яшик әле. Минем шундый фикер бар: артык яратырга ярамый, ул һаләкәткә алып бара. Драма әсәрләрендә дә шулай бит. Яраткан кешеләр юкка чыга. Галиябану-Хәлилне, Таһир-Зөһрәне дә мисал итеп алырга була. Минем “Ялгыз тәкәрлек”, “Ялгыз каен күзе” әсәрләрендә дә бар бу тема. Көчле ярату үлемгә алып килә дигән гыйбарә бар миндә. Бәлки бу ялгыш фикердер. Ләкин тормышта андый күренешләр еш очрый. Мин бит Чаян йолдызлыгы астында туган. Ә чаяннар үлемгә аеруча сизем була. Үзем  дә тормышта өч тапкыр үлемнән калдым, моны сөйләп тормыйм. Кеше бу дөньяда әле үлемнән дә исән кала дигән фикергә килдем мин. Шуңа күрә әлеге тема минем өчен фәлсәфи мәгънәгә ия. “Кабул итү бүлмәсендә” дигән поэмам бар. Анда да герой Газраилгә үзенә үлем эзләп килә, ә аңа бирмиләр. Ул сатирик поэма. “Мөхлис һәм Иблис” әсәремне Түбән Кама театрында куйдылар. Анда уйнаган артист вафат булды, режиссер авыр хәлдә хастаханәдә ятты. Ул бик күп негатив хәлләр белән бәйле, шуңа озак куймадылар.

Хәбир абый, мин бит сезнең иҗатка килгән елларыгызны кызыклы бер вакыйга аша хәтерлим. Әтиегез Кәбир абый бервакыт безгә кунакка килгәч, әнигә: “Безнең юньсез малай язучы булмакчы,”-дип ачуланып та, аптырап та әйткән иде. Ул сезнең иҗат юлына керүегезгә җитди карамады. Колхоз рәисе өчен бу адым сәер иде.

Әтине аңларга була инде. Ул олы улын-Таһир абыйны күбрәк яратты. Бу шулай булырга тиеш тә. Чөнки абый әти юлын дәвам итте. Бүген дә Ябалак авылында колхозны тарта. Бик тырыш, көчле кеше. Ә мин андый тырыш түгел идем, ат та җигә белмәдем. Әти ачулана иде. Авыл хуҗалыгына әзерләнмәдем дә, кирәген дә тапмадым. Шулай да әтигә мин үпкәләмәдем. Яшь чакта каршылыклар булды инде. Ул минем укып карьера ясавымны теләде. Мин андый кеше түгел. Әсәрләрем чыга башлагач тагын ачуланды. Аз язасың диде. “Ялгыз тәкәрлек” фильмы төшерелгәч, ул аны бик тетрәнеп карады. “Булдыргансың, улым,”- диде. Анда колхоз рәисе турында да сүз бара бит. Бөтенесе бу әти турында дип уйлады. Алай түгел. Ә менә Рамазан ролендәге геройны үземне күздә тотып яздым. Ул үлә. Минем дә яшь чакта тормыштан китү уем бар иде. Проблемаларым булды. Әсәрдә Рамазан өч тапкыр өйләнергә җыена, бәхете юк. Ул атылып үлә. Мин шул сорауны бирәм: “Бәхетең юк икән, нигә яшәргә?”.  Мин үземне җиңә алдым, көч таптым, Аллага шөкер. 30 яшемдә әдәбияткә килеп кердем. Ничек булганлыгы турында бүген беренче тапкыр сөйлим. Казанда тулай торакта коммендант булып эшләп йөрим, шигырьләр язам. Бер кешене тулай торакка урнаштырдым. Мин аны бүген дә хөрмәт итәм. Ул миңа: Син коммендатка охшамаган, бер уең бар кебек синең,”-ди. Мин шигырьләр язам бит. Яшәргә кирәк булганга эшлим дим. “Минем бергә укыган Ркаил дустым бар (сүз шагыйрь Ркаил Зәйдулла турында), әйдә шигырьләреңне аңа илтеп бирәм,“ -ди. Мин күчтәнәчкә гәҗиткә төреп кипкән балыклар да җибәрдем әле. Шуның белән бу сөйләшү онытылды. Шуннан бу мине күреп: “Син кайда югалдың. Ркаилгә бар. Ул синең шигырьләреңне ошатты. “Идел” журналында бастырабыз, бераз төзәтүләр кертәбез инде, дип әйтте,“- ди. Шигырьләремне ошаткан, ә теге күчтәнәч балыкларны алмаган. Яратмый икән.

Миңа читтән караганда, сез бу тормышта үзегезне бик озак кына таба алмаган, ничектер үзегездән канәгать булмаган кебек тоела иде. Булдымы шундый хәл?

Мин үземнән хәзер дә канәгать түгел. Үз-үземә шундый таләпчән. Әсәр әзер булгач та, уңышлы булса да канәгать булмыйм. Теге җире, бу җире ошамый дип йөрим. Бер караганда бу яхшыдадыр, ләкин яшәү өчен авыр. Яшь вакытта гаилә, ике бала бит инде. Ничектер иҗатка вакыт аз кала. Бала-чага белән мәшәкать. Бу иҗатны күпмедер тоткарлый, канәгатьсезлек шуннан килеп чыга. Ләкин мин ул вакытларны бик сагынам. Балалар әти дип тора. Кызык чаклар иде. Хәзер минем иҗат өчен вакытым бик күп. Берсен язып бетерәм, икенчесен башлыйм. Әле яңа гына конкурста да катнаштым. “Исемлек” дигән повестем призлы урын алды. Аны “Казан утлары” журналында бастырып чыгачаклар.

Сез бит авылга да яшь чагында еш кайта идегез. Авылга тартылу ул нәрсә белән бәйле иде: ялгыз калырга теләүме, сагынумы, әллә башка сәбәпме?

Авылга тартылуны төрлечәк карарга кирәк. Яшь чакта әти-әни исән иде. Кайтуның сәбәбе – бакча казу. Әти: “Кайт, эш күп,”-дип әйтә. Колхоз рәисе булгач, ул өйдә дә колхоз оештырды. Сыер, бакча, хуҗалык. Ә мин менә шул туган йорт колхозында эшли идем. Яшь чакта калага тартылу көчле була. Авылдан туелган дип әйтмим мин аны. Бу – яңа кичерешләр, яңа танышлар, яңа мәхәббәтләр. Авыл арткы планда кала. Хәзер инде мин авылга тагын да еш кайтам. Чөнки анда үзем хуҗа булып калдым, йорт буш. Нигезне карарга кирәк, акчам булган саен ремонт ясыйм. Мин аны әти белән әнинең истәлеге, васыяте итеп кабул иттем. “И, туган йорт” дигән публицистик әсәрем дә чыкты. Мин халык публицистиканы ярата дип уйламаган идем. Аны бик рәхәтләнеп укыдылар. Һәр кешенең туган йорты бар. Кемнәрдер аны ташлап, я сатып китә. Ул бит ностальгия, анда тормыш узган. Әни үлмәгән булса, мин ул әсәрне язмаган да булыр идем. Авылга кайтам, өй буш. Күздән яшь килә. Ирләр дә елый бит. Сөйләшергә беркем юк. Шуннан соң туган әсәр ул. Мин бит төпчек малай. Анда калырга тиеш идем. Гади генә авыл кызына өйләнеп мин биш-алты бала ясарга тиеш идем. Эшләмәдем бит шуны.

Ә сез авылга кайткан идегез бит. Безнең Әлмәндәр авылы клубында мөдир булып эшләп, ул заман өчен бик популяр да, авыллар өчен искитмәле яңалык та булган дискотекалар оештырып йөрдегез.

Әйе, яшәдем. Мин әйттем бит тормышта авыр вакытым булды дип. Шул чагында мине Әлмәндәр клубына мөдир итеп куйдылар. Иҗат дөньясы, җырлау, сөйләү минем стихия. Эшкә урнаштым да, нидер эшләргә тиеш дип тотындым. Башта авылдагы “хулиган” малайларны җыеп, Әхәт Гаффарның спектаклен куйдым. Үзем дә уйнадым.  Театр фестивалендә дә катнаштык. Колхоз рәисе Хәмит абыйга кердем дә: “Болай булмый бит, мәдәният аксый, нәрсәдер эшләргә кирәк,”-дим. Дискотекаларның бик популяр вакыты иде бит. Аппаратураларга акча сорадым. Ул ризалашты. Казанга барып бөтен кирәк-яракны алып кайттык. Клубта без кайтканны Әлмәндәр яшьләре көтеп утыра иде. “Дискоклуб Робот-М” дип исем бирдек. Ник шулай дип атаганбыздыр, белмим (көлә). Дикотекалар уздырырга күрше авылларга да бара идек. Бервакыт аппаратурабыз җимерелеп безне чак кына кыйнап кайтармадылар. Төрле хәлләр булды. Озак эшләмәдем, бер елдан соң Казанга киттем.

Сез киткәч клубта да моңсу булып калган иде шул. Якташларыгыз күңелендә әнә шул авыл клубын җанландыруыгыз белән дә ихтирам яуладыгыз. Бүген инде сезне язучы буларак та хөрмәт итәләр.

Мин беркайчан да тәнкыйтьчеләр өчен язмадым. Бу минем бәхетем. Минем өчен иң мөһиме – халык. Китапханәләрдә дә китапларым кулдан-кулга йөри. Минем өчен иң зур бәя менә шул. Димәк, юкка гына язучы булмаганмын. Бүген идеяле, фәлсәфи  әсәрләр кирәк. Алар булырга тиеш. Мин үз укучыларыма, якташларыма хилафлык китердем дип уйламыйм. Хәлемнән килгәнчә тырышып язам. Үземне ретро-язучы дип саныйм.  Моңарчы булганнарны искә төшереп, 80-90 еллар турында язарга яратам. Элекке мәхәббәтләр дә искә төшә, аларны язам, яшь чагында гашыйк булулар да күп булды инде. Ул минем тормышыма зыян да китерде бугай.

Гашыйк булу сезгә бүген дә хас кебек. Шәхси тормышыгызда да үзгәрешләр бар.

Әйе, мин бүген бик бәхетле. Хатыным белән аңлашып яшибез. Ул һәр әсәремне укып бара, мине аңлый.

Ә балалар яңа тормыш коруыгызны ничек кабул итте?

Мин бит балалар белән аерылышмадым. Алар белән дус яшим. Барсын да аңлаттым, алар мине аңлады, үпкәләмәделәр. Мин бит аларны бала чакта ташлап китмәдем, аякка бастырдым.

Хәбир абый, киләчәктә дә менә шулай бәхетле булып, тулы иҗат тормышы белән яшәргә язсын.

                                                                                                                Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*