tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда “Үлән чәйләре- табигать бүләге” дип исемләнгән мастер- класс узды
Баулыда “Үлән чәйләре- табигать бүләге” дип исемләнгән мастер- класс узды

Баулыда “Үлән чәйләре- табигать бүләге” дип исемләнгән мастер- класс узды

Баулы үзәк китапханәсендә “Үлән чәйләре- табигать бүләге” дип исемләнгән, үлән чәйләре әзерләү буенча мастер- класс узды. Чараны Үзәк китапханә белән берлектә, районның Татар конгрессы бүлекчәсе һәм Ак калфак оешмасы әзерләде.

Баулы үзәк китапханәсендә “Үлән чәйләре- табигать бүләге” дип исемләнгән, үлән чәйләре әзерләү буенча мастер- класс узды. Гади, аңлаешлы итеп ничек ферментация эшләргә, ничек, кая киптерергә, һәр үләнне нинди күләмдә алып чәйләрнең иң отышлы композициясен төзергә икәнен тәфсилләп сөйләде, аңлатты.

Мастер- класстан соң “Асылъяр” ансамбле чыгышын, Альбина ханым Халиуллинаның матур җырларын тыңлап, тамашачылар кушылып җырлап утырдылар. Сәвия апа Низамова үзе иҗат иткән мөнәҗәтне әйтеп, мин “Инандым бән Аллаһка” дигән мөнәҗәт башкарып, илаһи сүзне дә җиткерде.

Кичәне ямьләп, ерак Казахстаннан килгән кунак, Астанадагы Ак калфак оешмасы әгъзасы Гөлназирә ханым, зур бүләкләр белән килеп, чарада катнашып китте.

Бик күңелле, матур чара азагында, Әнисә апа алып килгән үлән чәйләре белән, кунакларыбыз алып килгән күчтәнәчләр белән сыйланылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*