tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Борынгы йолалар сүрелә бара
Борынгы йолалар сүрелә бара

Борынгы йолалар сүрелә бара

Яңа ел, Раштуа искечә Яңа ел – болар барысы да яңа ел башы инде. Безнең авылда, мәсәлән, искечә Яңа елны сугышка кадәр, сугыш һәм аннан соңгы елларда бик хөрмәт итәләр иде. Кызлар күп, барысы да диярлек атасыз. Ә тормыш дәвам итә, яшьләрнең күңел ачасы килә.

Шундый йола бар иде: бер йортка җыелып, кичке уен уйнарга. Тимерчыбыкка элеп куелган җиделе «кандиль» лампага салырга керосинны кызлар үзләре кайгыртырга тиеш иде. Лампаны яктырак та, караңгырак та ясап була иде.

Өй чиста-пөхтә, мич ап-ак итеп акшарланган, буямаган идәннәр ком һәм шелек себеркесе белән ышкып юылган, чиста агач исеннән ничектер бәйрәмчә булып китә иде…

Идәнгә түгәрәкләп су, бодай, көзге, тары, вак таш, күмер, җеп һәм ком тезелә. Төнге сәгать уникедә тавыкларны тоталар да өйгә алып керәләр. Ул вакытта сөйләшергә дә, көлешергә дә ярамый. Утны кысып куялар һәм һәркем үз тавыгын идәнгә җибәрә. Әгәр тавык су эчә башласа, димәк, кызның булачак ире эчкече була. Әлбәттә, кыз боега. Тавык салмак кына әле бодай, әле тары чукыса – ире уңган, булдыклы, бай булачак. Ә инде кош көзге каршында кайнашса – җилбәзәк, мактанчык иргә тап булырсың. Ары-бире карана-карана күмер чукыган тавыкның хуҗасына эче кара, җаны усал җан көеге пар булып куярга мөмкин. Җеп сайлаган тавыкны тоткан кызның ире юлда йөрергә яратучан була. Менә шул рәвешле кызлар, үзләренә бер юаныч табып, бераз күңел ача иделәр. Ә егетләр ул вакытларда бик аз, алары да йә ярлы, йә авыру иде…

Авылның икенче очында башкача сынаулар уздырып, киләчәктә нәрсәләр буласына ышанып, алдагы тормышларын үзләренчә фаразлыйлар иде.

Төнге сәгать уникедә кызлар итекләрен койма аша ташлыйлар. Итекнең башы кай тарафка карый – тормыш иптәшенең шул яктан булуын көтәләр. Ә кайвакыт, малайлар шаярып, итекләрен җыеп алып кияләр. Ул очракта, бу кыз бөтенләй кияүгә чыга алмас дип фаразлаганнар. Шулай үз күңелләрен үзләре күргәннәр инде.

Кайберәүләре төнге сәгать уникедә абзарга чыгып, сарык, кәҗә, тәкә тотып караганнар. Төн караңгы. Сарыкларның күзләре янып тора, шомлы күренеш. Кулга симез, матур мөгезле, озын йонлысы эләксә — матур, бай, мул тормышлы кияү көтелә. Ә инде сыек йонлы, бер мөгезле, өстәвенә гел акыра торганы булса – яхшылык көтмә инде. Кайвакытта сарыклар арасына тунын тискәре ягы белән кигән бабайлар чыкканнар. Әлбәттә, кызык ясау өчен инде.

Ә без, балалар, җылы мич башында уйнарга ярата идек. Бала чагымнан менә шундый кызык һәм кызлар өчен мөһим булган хатирәләр саклана.

Сәгыйдә СУБЕЕВА

 Чыганак: «Бердәмлек» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*