tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Патриотик хәрәкәттә өлкән буын вәкилләре
Патриотик хәрәкәттә өлкән буын вәкилләре

Патриотик хәрәкәттә өлкән буын вәкилләре

Махсус хәрби операция башланганнан бирле төрле яшьтәге кешеләрне махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү теләге берләштерде. Тубыл районының Ермаково авыл поселениесенә Сүкләм, Ермаково, Подрезово, Эртигарка авыллары кергән. Ермаково клубында өлкән буын вәкилләре җыелышып маскировка өчен челтәрләр бәйлиләр. Ветераннар советы рәисе Гөлбану Нәфыйкова: «Мин үзем Ермаково авылыннан өч чакрым ераклыкта урнашкан Сүкләм авылында яшим. Безнең иҗтимагый оешмада лаеклы ялда булган якташлар авыл клубында маскировка челтәрләре бәйлиләр. Арада оекбашлар, бияләйләр бәйләүчеләр дә бар. Челтәрләр бәйләүче биш кешенең уллары махсус хәрби операциядә катнашалар. Һәммәсе үз өлешләрен кертергә тырышалар. Җыелышып, маскировка өчен 10 челтәр бәйләдек, материал белән безгә Михаил Архангел храмыннан ярдәм итәләр. Җылы әйберләр, кирәк-яракны җыеп, 8 посылка җибәрделәр. Туган якларыннан барып җиткән ярдәмебез солдатлар өчен җылы сәлам булсын. Игелекле эшләрне башкаручы апаларга рәхмәтләремне белдерәм», – дип сөйләде.

Мондый изге эшләр Тубыл шәһәрендә һәм районыбызда оешкан рәвештә алып барыла. Тубыл шәһәрендә «Бердәм Россия» партиясе бүлекчәсенә якташларыбыз тәкъдим ителгән әйберләр исемлеге буенча бәйләнгән җылы оекбашлар, гигиена әйберләре китерәләр. Шәһәрнең «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы да читтә калмады. Апалар оекбашлар бәйләп «Бердәм Россия» бүлекчәсенә тапшырдылар һәм бу эшне дәвам итәчәкләр. «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленнән сиксән яшен узган Заһидә апа Бекенина беренче булып күп оекбашлар бәйләп тапшырды. Шәһәр халкы ярдәмчел һәм киң күңелле. Махсус хәрби операция зонасына тубыллылар өчен посылкалар белән тутырылган машиналар берничә мәртәбә китте. Бу турыда шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашуда сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*