tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Алтын тавышлы Альберт Асадуллин

ВИДЕО: Алтын тавышлы Альберт Асадуллин

“Милләтне рухи яктан берләштерүче бер көч бар – ул аның җырлары”. Бу сүзләр Россия дәрәҗәсендә билгеле җырчы – РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Әсадуллинныкы.
Милләттәшебез бу атнада Татарстанга килде. Ул 75 яшьлек юбилее уңаеннан Республика шәһәрләре буйлап гастрольләр уздырды һәм аларны Казанда тәмамлады. Татар дөньясы өчен Альберт Әсәдуллин үзенчәлекле җырчы. Башта үзе таныла, популярлыгы иң югары дәрәҗәгә җиткәч, татар мәдәниятен таныта башлый. Сәхнәдә беренче тапкыр татар җырын да ул 40 яшеннән соң гына башкара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*