4 декабрь көнне Тверьдә татар әдәби-музыкаль кичәсе була.
«Тверь картиналары галереясендә татар мәдәнияте көне була. Әлеге уңайдан без әдәби-музыкаль кичә оештырабыз», — диде Тверь өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, программада «Шүрәле» поэмасын уку, автономиянең музыкаль ансамбле артистларының концерты планлаштырылган.
Чара Тверь шәһәренең Император Сарае Оранжереясында узачак.