tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай әдәби музеенда Әниләр көнен билгеләп үтәчәкләр
Габдулла Тукай әдәби музеенда Әниләр көнен билгеләп үтәчәкләр

Габдулла Тукай әдәби музеенда Әниләр көнен билгеләп үтәчәкләр

«Иске шәһәр» префектурасында Әниләр көненә багышланган «Изгеләрдән изге исемең» дигән чара узачак. Ул Габдулла Тукайның шәхси биография мәгълүматларына нигезләнеп төзелгән интерактив дәрес форматында узачак.

Чарада катнашучылар бөек татар шагыйренең туганнары хакында мәгълүматлар белән таныша, аның әнисе турындагы шигырьләрен һәм хатирәләрен тыңлый алачаклар. Моннан тыш, интерактив чара кысаларында Тукайның иң якын кешеләре белән турыдан-туры бәйле мемориаль истәлекләрне дә карап булачак.

«Изгеләрдән изге исемең» чарасы 26 ноябрьдә Габдулла Тукайның әдәби музеенда үткәрелә. Катнашучыларның эпидемиягә каршы таләпләрне катгый үтәүләре сорала.

Бу күркәм чара татар һәм рус телләрендә узачак.

Тулырак мәгълүматны 8(843) 590-86-67 номеры яки WhatsApp ярдәмендә +79274406462 номеры аша белергә мөмкин.

Габдулла Тукайның әдәби музее Иске Татар бистәсендә Г.Тукай урамы, 74 йортта урнашкан.

https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-staro-tatarskoy-slobode-otmetyat-den-materi/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*