tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дзержинск татарлары мәдәни үзәкнең ике еллыгын бәйрәм итә
Дзержинск татарлары мәдәни үзәкнең ике еллыгын бәйрәм итә

Дзержинск татарлары мәдәни үзәкнең ике еллыгын бәйрәм итә

Түбән Новгородның «Туган як» газетасында Дзержинск шәһәрендә яшәүче татарлар тормышы турында язма чыкты.

Моннан ике ел элек, 25 октябрь көнне, Дзержинск шәһәренең җирле татар милли-мәдәни автономиясе мәрхәмәтле милләттәшебез Рамил Надюковның инициативасы, җирле хакимият каршында кайгыртуы һәм иганәчелеге белән тантаналы рәвештә яңа офиска күченде. Химиклар шәһәрендә яшәүче татарларыбыз өчен мөһим булган шушы тантанада туганякчылар да эшләде, үзәк һәм аның хезмәткәрләре, аларның киләчәккә планнары һәм өмет-хыяллары белән ураклашты. Шунда Рамил Әхмәтович үзәкнең ачылуы — телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда зур эш алып барачагы турында теләген белдергән иде. Шул ук максаттан, ул үзәккә ун экземпляр «Туган як» ны да яздырды һәм шушы изге гамәлен бүгенгәчә тормышка ашыра килә.

Ниһаять, бу шатлыклы вакыйгадан соң ике ел күз ачып йомганчы узып китте. Һәм, әйтергә кирәк, бүген биредә милли тормыш тулы куәт белән бара — ана телебезне өйрәнү, балалар арасында иҗади талантларны ачыклау, аларны үстерү максатыннан зур көч куела һәм байтак эш эшләнә.

Мәсәлән, үзәктә оештырылган татар телен өйрәнү дәресләренә даими рәвештә ике дистә шәһәрдә туып-үскән, шунда яшәүче балалар һәм олылар йөри. Тел нечкәлекләрен аларга чыгышы белән Татар Моклокасыннан булган, бүгенгә җирле автономиянең башкарма директоры Зөһрә ханым Абдулина өйрәтә. Унга якын яшүсмер аның кул астында татарча җыр-биюләр өйрәнү, халык уеннарын саклап калу өстендә эшли.

Вәлиулла Юсупов алып барган милли көрәш секциясендә байтак малай-егетләр шөгыльләнә. Нәтиҗәләре дә куанырлык: алар төрле дәрәҗәдәге турнирлар җиңүчеләре һәм призерлары. Бу спорт төре буенча үзләре оештырган турнирлар да һәрвакыт зур оешканлык белән уза.

Шулай ук үзәктә татар җанлы, милләт рухлы хатын-кызлардан торган дүрт клуб уңышлы эшли. Галия ханым Золотарева җитәкчелегендәгесе «Тылсымлы куллар» дип исемләнә. Клуб әгъзалары бергәләшеп төрле кул эшләре ясыйлар, җитлекми туган һәм яман чир белән авыручы балалар өчен әйберләр, кием-салым, уенчыклар бәйлиләр.

«Ак калфак» клубын Әлфия ханым Сибгатуллина җитәкли. Аның кул астында аккалфакчы хатын-кызлар бихисап изге эшләр башкаралар: мәчет һәм аның территориясен чисталыкта һәм матурлыкта тоталар, яз башында алар ясаган клумбалар сары көзгә кадәр шау-чәчәктә утыра, төрле дини мәҗлесләр уздырырга ярдәм итәләр.

«Зөһрәдә кунакта» клубы әгъзалары Зөһрә ханым Абдулина җитәкчелегендә милли ризыклар пешерергә өйрәнәләр, әби-бабайларыбыздан килгән, әмма онытылып барган рецептларны искә төшереп мастер-класслар оештыралар.

Ә Мөнирә Адикаева җитәкләгән «Мәрьям» клубында хатын-кызлар матурлык, назлылык сыйфатларына, яулык бәйләү, өс киеме сайлау һәм башка файдалы нәрсәләргә өйрәнә.

Үзәк ачылу белән бирегә яшь буынның да актив йөри башлавы куандыра. Алар җирле һәм региональ автономия тарафыннан оештырылган барлык чараларда актив катнашалар, күрше регионнарда узган конкурс-бәйгеләрдән якта калмыйлар. әлбәттә, үзәктә уздырылганнарның да гел үзәгендә алар. Күптән түгел Камилә Халилова белән Карина Николаева Казанда узган «Казан сөлгесе» фольклор бию фестивалендә икенче дәрәҗә дипломантлары исеменә лаек булдылар. Шулай ук Йошкар-Олада оештырылган «Чуплан» регионара балалар үзешчән иҗат конкурс-фестивалендә катнашуга онлайн эшләр җибәргәннәр. Анда Рушан Жиһаншин белән Диляра Фаттахова баянда һәм фортепианода уйнау, Алина Илькаева белән Эльвина Суетова җыр башкару, ә Карина Николаева белән Камила Халилова бию номерлары әзерләп юллаганнар. Аларның һәркайсы да жюри тарафыннан югары бәяләнеп, призлы урынга лаек булыр дип ышанып калабыз.

Дзержинсклылар Спас районы Татар Моклокасының «Алтын куллар» клубы әгъзалары белән дә тыгыз хезмәттәшлек алып баралар, бергәләшеп төрле файдалы эшләр башкаралар, үзара тәҗрибә уртаклашалар, бергәләшеп чаралар оештыралар һәм уздыралар.

Үзәктә татарлар тарихына кагылышлы экспонатларга бай булган, халкыбызның тормышын һәм гореф-гадәтләрен чагылдырган музей уңышлы эшләп килә, кирәкле әсбапларны халык көче белән җыйганнар, бүген дә бу эшне дәвам итәләр.

Шул ук максат белән төрле мавыктыргыч экскурсияләр оештыралар. Белгәнебезчә, соңгы вакытта алар автономия тормышында актив катнашучылардан делегация туплап, спонсорлар табып, Казанга, Изге Булгарга, өлкәбезнең төрле истәлекле урыннарына сәфәр кылалар.

Матур бер традиция буларак, үзәк активистлары танылган якташ-милләттәшләрен туган көннәре яисә юбилейлары уңаеннан өйләренә барып котлыйлар. Ә ел саен,

1 июнь көнне, шәһәрнең балалар йорты азбарындагы аллеягә агач үсентеләре утырту акциясендә катнашалар.

Без, татарлар, илебезнең төрле төбәкләрендә сибелеп яшәсәк тә, милләтебезнең берлеген саклап, милли-мәдәни мирасыбызны киләчәк буынга җиткерү өчен барлык көчебезне куярга тиеш. Ә бөтен ил буйлап оештырылган татар милли-мәдәни автономияләре бу изге эшнең нигезендә торырга тиеш.

Румия Хамзина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*