tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тверь татарлары әдәби-музыкаль кичә оештыра
Тверь татарлары әдәби-музыкаль кичә оештыра

Тверь татарлары әдәби-музыкаль кичә оештыра

4 декабрь көнне Тверьдә татар әдәби-музыкаль кичәсе була.

«Тверь картиналары галереясендә татар мәдәнияте көне була. Әлеге уңайдан без әдәби-музыкаль кичә оештырабыз», — диде Тверь өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, программада «Шүрәле» поэмасын уку, автономиянең музыкаль ансамбле артистларының концерты планлаштырылган.

Чара Тверь шәһәренең Император Сарае Оранжереясында узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*