21 ноябрьдә Халыклар дуслыгы йортында Әниләр көне уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы “Әниләргә мең рәхмәт” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Бәйрәмгә килгән хатын-кызларны Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев котлады, “Татарча диктант” язуда булышлык күрсәткән укытучыларга бүләкләр тапшырды. Очрашуга шәһәрнең 1 нче гимназия, төрле көллият, китапханәчеләр, укытучылар да килде.

Концерт программасында “Талир тәңкә” татар халык фольклор ансамбле, “Вербиченька” украин ансамбле, “Тамчылар” бию ансамбле, солистлар Разия Якупова, Салават Шәрифуллин, Сафия Хәлиуллина, Әминә Хәбибуллина, Ирек Йосыпов, Рөстәм Әсәдуллин чыгыш ясап, тамашачыларны сөендерделәр.
Вәсилә Исмәгыйлова