tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама бүлеге “Ак калфак” оешмасы Әниләр бәйрәмен үткәрде
Түбән Кама бүлеге “Ак калфак” оешмасы Әниләр бәйрәмен үткәрде

Түбән Кама бүлеге “Ак калфак” оешмасы Әниләр бәйрәмен үткәрде

21 ноябрьдә Халыклар дуслыгы йортында Әниләр көне уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы “Әниләргә мең рәхмәт” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

Бәйрәмгә килгән хатын-кызларны Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев котлады, “Татарча диктант” язуда булышлык күрсәткән укытучыларга бүләкләр тапшырды. Очрашуга шәһәрнең 1 нче гимназия, төрле көллият, китапханәчеләр, укытучылар да килде.

Әдәби-музыкаль кичәнең беренче бүлегендә “Хатын-кызларның күкрәк авыруларын кисәтү” дигән темага табиб-маммолог Ягъфәр Галимов, йөрәк авырулары турында табиб-кардиолог Зөлфирә Әхәт кызы Бигашева чыгыш ясадылар һәм хатын-кызларның сорауларына җавап бирделәр.

Концерт программасында “Талир тәңкә” татар халык фольклор ансамбле, “Вербиченька” украин ансамбле, “Тамчылар” бию ансамбле, солистлар Разия Якупова, Салават Шәрифуллин, Сафия Хәлиуллина, Әминә Хәбибуллина, Ирек Йосыпов, Рөстәм Әсәдуллин чыгыш ясап, тамашачыларны сөендерделәр.

Вәсилә Исмәгыйлова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*