tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов “ТНВ” телерадиокомпаниясенең Үзбәкстандагы яңа хәбәрчеләр пунктында булды
Рөстәм Миңнеханов “ТНВ” телерадиокомпаниясенең Үзбәкстандагы яңа хәбәрчеләр пунктында булды

Рөстәм Миңнеханов “ТНВ” телерадиокомпаниясенең Үзбәкстандагы яңа хәбәрчеләр пунктында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Үзбәкстандагы яңа хәбәрчеләр пунктында булды.

Хәбәрчеләр пунктын Рөстәм Миңнехановка телерадиокомпания генераль директоры Илшат Әминов һәм махсус хәбәрчесе Динара Хәбибуллина күрсәтте.

Махсус хәбәрче Динара Хәбибуллина Казан федераль университетында белем алган һәм 2019 елда Үзбәкстандагы “ТНВ” хәбәрчеләр пунктын җитәкләгән. Биредә шулай ук оператор-монтаж ясаучы Мирзокир Мирсәгыйтов хезмәт итә. Алар икесе дә – Үзбәкстан гражданнары. “ТНВ” хәбәчеләр пункты телеканалга Үзбәкстан татарларының мәдәни тормышы яңалык сюжетлары һәм видеоматериаллар әзерлиячәк.

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Ташкенттагы хәбәрчеләр пунктындагы эш шартлары белән кызыксынды, кыскача интервью бирде. Рөстәм Миңнеханов “ТНВ” хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар, яңалыкларда яхшы һәм уңай сюжетларның күбрәк булуын теләде.

president.tatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*