Түбән Камада «Дуслык хороводы» этномәдәни фестиваль-конкурсы узачак. Ул Россия халыкларының Мәдәни мирасы елына багышланган.
Шәһәрнең «Дуслык хороводы» этномәдәни фестиваль-конкурсы «ЭтноSTYLE – ул безнең стиль!» Түбән Кама химия-технология институты һәм Түбән Каманың «Урал» Башкорт милли-мәдәни автономиясе тарафыннан Президент грантлары Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Конкурс ике номинация буенча үткәрелә:
1. Халык биюе.
2. Фольклор биюе.
Өч категория буенча:
1. Урта төркем: 10-12 яшь.
2. Яшүсмерләр төркеме: 13-16 яшь.
3. Зурлар төркеме: 17 яшь һәм аннан да артык.
Барлыгы ике этап планлаштырыла: I этап – 27 ноябрьгә кадәр гаризалар кабул итү, II этап – гала-концерт уздыруны һәм җиңүчеләрне бүләкләүне күздә тота.
Конкурста катнашу бушлай, керү взнослары алынмый. Һәр коллектив өчен түбәндәге таләпләрне үтәү мәҗбүри шарт булып тора:
1. 2022 елның 27 ноябренә кадәр катнашучының гаризасы электрон почтага җибәрелә: [email protected]
2. Гариза белән бергә (2 нче кушымта) катнашучылар исемлеге җибәрелә.
3. Яхшы сыйфатлы номер фонограммасы тапшырыла.
4. Чыгышның видеосы җибәрелә.