tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада этномәдәни фестиваль-конкурс узачак
Түбән Камада этномәдәни фестиваль-конкурс узачак

Түбән Камада этномәдәни фестиваль-конкурс узачак

Түбән Камада «Дуслык хороводы» этномәдәни фестиваль-конкурсы узачак. Ул Россия халыкларының Мәдәни мирасы елына багышланган.

Шәһәрнең «Дуслык хороводы» этномәдәни фестиваль-конкурсы «ЭтноSTYLE – ул безнең стиль!» Түбән Кама химия-технология институты һәм Түбән Каманың «Урал» Башкорт милли-мәдәни автономиясе тарафыннан Президент грантлары Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Конкурс ике номинация буенча үткәрелә:

1. Халык биюе.

2. Фольклор биюе.

Өч  категория буенча:

1. Урта төркем: 10-12 яшь.

2. Яшүсмерләр төркеме: 13-16 яшь.

3. Зурлар  төркеме: 17 яшь һәм аннан да артык.

Барлыгы ике этап планлаштырыла: I этап – 27 ноябрьгә кадәр гаризалар кабул итү, II этап –  гала-концерт уздыруны һәм җиңүчеләрне бүләкләүне күздә тота.

Конкурста катнашу бушлай, керү взнослары алынмый. Һәр коллектив өчен түбәндәге таләпләрне үтәү мәҗбүри шарт булып тора:

1. 2022 елның 27 ноябренә кадәр катнашучының гаризасы электрон почтага җибәрелә: [email protected]

2. Гариза белән бергә (2 нче кушымта) катнашучылар исемлеге җибәрелә.

3. Яхшы сыйфатлы номер фонограммасы тапшырыла.

4. Чыгышның видеосы җибәрелә.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*