tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы катнашучылары Яшел Үзән сәнәгать объектлары белән танышуын дәвам итә
“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы катнашучылары Яшел Үзән сәнәгать объектлары белән танышуын дәвам итә

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы катнашучылары Яшел Үзән сәнәгать объектлары белән танышуын дәвам итә

20-22 нче ноябрь көннәрендә Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы уза. Форумда Россия Федерациясенең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән 300 гә якын эре татар эшмәкәре катнаша.

Бүген “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы катнашучылары Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районындагы сәнәгать объектлары һәм предприятиеләре белән танышалар.

Иң беренчеләрдән булып делегатлар «Электрооптима» электрощит җиһазларын һәм электр автомобильләре өчен зарядлау станцияләрен җитештерү заводы белән таныштылар. Кунакларны биредә заводның җитәкчесе Марат Камалов каршы алды.

– Без бүгенге көндә төрле компанияләрне һәм предприятиеләрне электрощит җиһазлары белән тәэмин итүчеләрнең берсе булып торабыз. Без шулай ук мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм башка объектларны электр белән тәэмин итүне гамәлгә ашырабыз. Тиздән биредә М-12 юлының да төзелүе көтелә,- диде ул .

Ул шулай ук Казанда “Электрооптима” оешмасының 2 җитештерү мәйданчыгы бар икәнен сөйләде. Икенче җитештерү оешмасы Зәй шәһәрендә урнашкан. Нәкъ менә шунда бетон җитештерелә һәм әзер продукция Яшел Үзәнгә китерелә.
Шулай ук оешма базасында төрле һөнәрләргә өйрәтү үзәге дә бар.

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары өчен «Х5 Ритейл Групп» компаниясенә дә экскурсия оештырылды. Бу оешма – «Пятерочка» кибетләр челтәренең логистик комплексы.

Оешманың җитәкчесе Рөстәм Җәләлов сүзләренчә, әлеге комплекс Татарстан Республикасы буенча 1200 кибетне продукция белән тәэмин итә.

– «Пятерочка» кибетләр челтәренең логистик комплексы үз эчендә 3 зонага бүленә. Биредә, кибетләрнең теге яисә бу товарга ихтыяҗына карап, товарны бүлү башкарыла.

Рөстәм Җәләлов әлеге оешмадан ай саен 3500гә якын транспорт төрле җирлеккә кирәкле продукция ташыганын билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*