18 нче февраль көнне Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә истәлекле, тарихи вакыйга булып узды.
Халыкара туган телләр айлыгы кысаларында кунакта Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзалары булды. Язуылар – Ркаил Зайдулла, Газинур Морат, Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, Хәбир Ибраһим,Факиль Сафин, Лилия Гыйбадуллина, Илсөяр Иксанова, Ләбиб Лерон, җырчылар – Азат Тимершәех, Рөстәм Маликов һәм Түбән Кама “Кама таңнары” язучылары гимназия укучылары белән аралаштылар.
“Бер очрашу – бер гомер” – укучыларыбыз әдипләрнең шигырь һәм әсәрләреннән өзекләр сөйләп, кунакларга җыр һәм биюләрен бүләк иттеп очрашуны тагын да ямьләндереп җибәрделәр.
Балалар да, мөхтәрәм кунаклар да бу очрашудан канәгать булдылар.