tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәтештә «Тел – халыкның байлыгы» дигән интеллектуаль уен узды
Тәтештә «Тел – халыкның байлыгы» дигән интеллектуаль уен узды

Тәтештә «Тел – халыкның байлыгы» дигән интеллектуаль уен узды

18 февраль көнне Тәтеш 2 нче урта мәктәбе базасында Халыкара туган телләр көне һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Язык – живая душа народа» – «Тел – халыкның байлыгы» дигән интеллектуаль уены узды.

Чарада районның 4 мәктәбеннән 5 команда катнашты. 7-8 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасы һәм Тәтеш районы территориясендә яшәүче халыкларның тарихы, мәдәнияте, әдәбияты һәм телләре белән бәйле мәсьәләләр буенча үзләренең белемнәрен тикшерделәр.

Һәр команда мәдәнияткә, тарихка, гореф-гадәтләргә, үз халкының яшәү рәвешенә һәм, әлбәттә, телгә сак карашын күрсәтте.

Конкурсны оештыручылар төп бурычка ирешә алды: укучыларга һәр халыкның туган теленең бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләрен күрергә һәм тоярга ярдәм итте.

mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*