tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада татар язучылары һәм артистлары мәктәп укучылары һәм укытучылары белән очрашты
Түбән Камада татар язучылары һәм артистлары мәктәп укучылары һәм укытучылары белән очрашты

Түбән Камада татар язучылары һәм артистлары мәктәп укучылары һәм укытучылары белән очрашты

18 нче февраль көнне Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиясендә истәлекле, тарихи вакыйга булып узды.

Халыкара туган телләр айлыгы кысаларында кунакта Татарстан Республикасының Язучылар берлеге әгъзалары булды. Язуылар – Ркаил Зайдулла, Газинур Морат, Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, Хәбир Ибраһим,Факиль Сафин, Лилия Гыйбадуллина, Илсөяр Иксанова, Ләбиб Лерон, җырчылар – Азат Тимершәех, Рөстәм Маликов һәм Түбән Кама “Кама таңнары” язучылары гимназия укучылары белән аралаштылар.

“Бер очрашу – бер гомер” – укучыларыбыз әдипләрнең шигырь һәм әсәрләреннән өзекләр  сөйләп, кунакларга җыр һәм биюләрен бүләк иттеп очрашуны тагын да ямьләндереп җибәрделәр.
Балалар да, мөхтәрәм кунаклар да бу очрашудан канәгать булдылар.

mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*