Түбән Новгород өлкәсе “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының январь аенда йомгаклау утырышын уздыру традициягә керде инде. Анда актив ханымнар үткән елга йомгак ясап, агымдагысына планнар белән билгеләнәләр, ә инде утырышның ял итү, күңел ачу формасында уздырылуы ел дәвамында актив эшләп килгән ханымнарга бертөрле компенсация, рәхмәт белдерү.
Менә быел да аккалфаклылар 20 гыйнвар көнне Уразавылның “Идел” кафесында җыелды. Утырышта татарлар компакт яшәгән Кызыл Октябрь, Сергач, Спас, Пильна районнары татар авылларыннан һәм Сечен районындагы бердәнбер татар авылы Красный Островтан 60ка якын актив ханымнар катнашты. Ә инде очрашуның төп оештыручысы, һәрвакыттагыча, Зилә ханым Ахмадуллина җитәкчелегендәге өлкә “Ак калфак” оешмасы булды, әлбәттә, районара оешма һәм Нижгар татарлары конгрессы ярдәмендә.
Мондый чараларның мөһимлеге, беренче чиратта, үзара аралашуда, тәҗрибә уртаклашуда. Ел әйләнәсендә төрле мәдәни чараларда актив катнаша килгәнгә, барлык ханымнар да бер-берсен белеп бетерде инде һәм бу юлы да якын дуслар кебек күрешүләр, сөйләшүләр күп булды.
Яндавишча клубы мөдире Надирә Сәйфетдинованың элекке киемнәрдән, яулык-шәлләрдән, сөлгеләрдән, Уразавылның балалар иҗат йортында шөгыльләнүчеләрнең кул эшләреннән төзелгән күргәзмәләр зур кызыксыну уятты. Ә инде катнашучы ханымнар пешереп китергән камыр ашлары күргәзмәсе искиткеч булды – милли ашлар, заманча бәлешләр – барысы да күз явын алырдый матур һәм телеңне йотардый тәмле иде. Шулай ук матур итеп, тематика буенча бизәлгәннәре дә бар иде. Бигрәк уңган инде безнең аккалфаклыларыбыз!
Зилә ханым утырышны ачып, барысын да җылы сәламләгәннән соң, сүзне чараны хөрмәтләп килгән ир-атларга бирде. Өлкә татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Мирзәхләм Абдулганиев, Кызыл Октябрь округы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Ильясов, мәгариф комитеты рәисе Рәүф Ваһапов һәм өлкә “Туган як” газетасының баш редакторы Олег Әндәрҗанов хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан роленең мөһимлеген билгеләп, рәхмәт белдерделәр.
“Мин бик шат бу утырышның нәкъ безнең җирлектә оештырылуына. Милли бәяләребезне, гореф-гадәтләребезне саклый килгәнгә зур рәхмәт сезгә, ә Зилә ханыма аерым рәхмәт. Без сезнең һәр башлангычыгызны күтәреп алып, ярдәм итәргә һәрчак әзер”, – диде Рафаэль Нәбиуллович. Аның фикерен Мирзәхләм Гаярович дәвам итеп: “Ак калфак” иң яхшы, бердәм булып эшләүче җәмгый оешмаларның берсе. Сез барлык өлкәләрдә дә уңышлы эшчәнлек алып барасыз һәм барысына да өлгерәсез, моны тик хатын-кыз гына булдыра ала. Автономия эшчәнлегендә дә сез беренче ярдәмчеләребез. Белгәнегезчә, быел безнең өлкә үзәгендә зур чара – Бөтенроссия Идел буе сабан туе уздырылыр һәм аны югары дәрәҗәдә оештыруда да якта калмавыгызга ышанам”, – дип сөйләде.
Рауф Надирович та үзенең чыгышында иң изге теләкләрен һәм җылы сүзләрен җиткереп, уңышлар теләде.
“Шулай җыелышып фикер алышу, барысын да уртага салып сөйләшү – зур эш һәм бу эшегез дәвамлы булсын. Сез барыгыз да матурлар, батырлар, бертуктамый эшлисез, һәрвакыт ниндидер яңалык уйлап чыгарасыз, менә тиздән, март башында “Нижгарсылу-2023” конкурсын уздыруны да максат итеп куйдыгыз, һәм, әлбәттә, булдырырсыз. Без сезгә ышанабыз һәм сезнең белән горурланабыз, ә бүген рәхәтләнеп ял итегез”, – бу сүзләрне ханымнарга Олег Хөсәинович җиткерде.
Шулай ук ул күп еллар элек “Туган як” редакциясе гамәлгә куйган Кави Нәҗми исемендәге публицистик премияне дә иясенә тапшырды – 2022 ел нәтиҗәләре буенча аңа пашатлы, гомер буе укытучы булып эшләгән Сәрия Аймалетдинова лаек булды. Олег әфәнде аңа Диплом белән бергә “Туган як” чыгарган эксклюзив календарь, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә бастырылган “Татар дөньясы” дип аталган зур, матур китап һәм чәчәк бәйләме бүләк итте.
Нижгар татарлары конгрессы рәисенең урынбасары Гөлнара Абдуллина да Сәрия ханымны котлап, катнашучылар исеменә дә җылы сәламләү сүзләрен җиткерде. Ә Сәрия Сайрулловна җавап сүзендә рәхмәт әйтеп, үзе язган бик матур, тирән эчтәлекле “Туган тел” шигырен укыды.
Чарада хөрмәтле кунаклардан Сергач, Спас һәм Кызыл Октябрь округларының мәдәният бүлекләре җитәкчеләре Светлана Лисина, Елена Синева һәм Әлфия Салахова да катнашты. Алар бу утырышка, тулаем “Ак калфак” эшчәнлегенә югары бәя биреп, уңышлар теләделәр һәм алда да бергәләп эшләүдә ышаныч белдерделәр. “Мин сезнең шундый оешмагыз булудан ак көнләшү белән көнләшәм һәм сокланам, безгә, русларга да хатын-кыз хәрәкәтен җанландыруда сездән үрнәк алырга кирәк, чакыруыгыз өчен рәхмәт, аерым Зилә ханыма рәхмәт. Алыштыргысыз кешеләр юк дисәләр дә, аның очрагына бу туры килми, ул нәкъ менә шундыйларның берсе”, – диде Светлана Юрьевна.
Елена Александровна белән Әлфия Алиәскәровна да үз чыгышларында оешманың барлык өлкәләрдә дә зур әһәмиятен билгеләп, уңышлар теләделәр һәм Елена Александровна Зилә Ардинат кызын Спас округы мәдәният бүлеге исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Ә Зилә ханым барлык хөрмәтле кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүләкләргә килгәндә, алар бу көнне күп булды – юбилярларга, кайбер иң актив аккалфаклыларга төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.
Ә күңелле чәй табыны районнар вәкилләре әзерләгән матур чыгышлар белән үрелеп барды. Чыгыш әзерләргә алдан әйтелгән иде һәм барысы да бу эшкә, һәрвакыттагыча, зур җаваплылык белән караган һәм искиткеч номерлар әзерләгәннәр.
Кочкопожарлылар “Аулак өй”не импровизацияләп күрсәтеп, яшьләрне милли рухта тәрбияләү проблемасын күтәреп чыктылар, җырладылар, типтереп биеделәр, бүтәннәрне дә биеттеләр, татар халкының гимны булган “Туган тел”не башкарганда барысы да аягүрә басып кушылды.
Сафаҗай балалар бакчасы коллективы әзерләгән шулай ук “Аулак өй” күренеше бик үзенчәлекле иде, кызларның чын артистларча уйнаулары, җыр-биюләре сокландырды. Кызыклы сәхнә күренешләре дә барысына да ошады. Ә инде тәрбияче Шәмилә Айнетдинова төбәгебез сандугачы булды дисәм дә, ялгышмамдыр, бу юлы да матур җыры белән кайнар алкышларга лаек булды.
Татар Моклокасы, Бозлау, Тукай кызлары күмәкләшеп “Чума үрдәк, чума каз” уенын күрсәттеләр, Гүзәлия Шакерова белән Рәхимә Усманова матур итеп җырладылар, Рәшидә Юнусова үзе язган шигырен сөйләде.
Яндавишча, Кызьмавыл, Өчкүл, Уразавыл, Чүмбәли аккалфаклылары да нык әзерләнгән иде. Яндавишча клубы мөдире Надирә Сәйфетдинова элекке сөлгеләр, күлмәкләр, яулыклар тарихы белән таныштырды, бүтән кайбер кызлар да үзләренең яулык тарихын сөйләделәр, кызылоктябрьлеләр “Шәл бәйләдем” биюен дә бик матур башкардылар.
Иң мөһиме – барлык чыгыш ясаучылар бөтен кызларны җыр-биюгә җәлеп иттеләр, шуңа да бик күңелле булды. Түбән Новгородтан килгән Венера Җәфәрованың профессиональ дәрәҗәдәге чыгышы да кемне дә битараф калдырмады.
Барыбызга да билгеле булган үзешчән җырчы Тәнзилә Паламарчукның чыгышы кайнар алкышларга күмелде. Ә гармунда барысына да Рушан Хәйретдинов уйнады. Уразавыл мәдәният йорты артисты Марат Хөсәенов башкаруындагы җырлар да күңелләргә хуш килде.
Утырыш барышында Зилә ханым “Ак калфак”ның эшчәнлеге турында гел сөйли барды, урыннардагы кызларга рәхмәтен һәм алда да шулай бердәм булып хезмәттәшлек итүгә ышанычын белдерде.
Өч сәгать барган утырыш бер матур мизгел булып тиз арада үтеп китте, аралашып, матур чыгышларны карап, чәйләр эчеп утыргач, вакыт үткән сизелмәде дә. Кызлар китергән барлык камыр ашларын, бүтән тәм-томны җыеп, Зилә ханым белән Гөлнара Абдуллина, гадәттәгечә, Уразавыл шәфкать йортына кертеп тапшырдылар, язмыш җилләре бирегә китереп ташлаган әби-бабайлар рәхмәт әйтеп, чәйләр эчкәннәрдер.
Утырыш, тулаем алганда, нәтиҗәле булып, зур оешканлык белән үтте, урыннарда көндәлек эшләр дәвам итә, ә инде зурларына килгәндә, чиратта – 3 март көнне Уразавыл мәдәният йортында узачак “НижгарСылу-2023” конкурсы. Аның нигезләмәсе мәдәният һәм мәгариф бүлекләренә, мәктәпләргә күптән юлланды, хәзер катнашучы кызлардан заявкалар көтәбез. Биш кызыбыз инде көчләрен сынап карарга теләк белдерде, бу сан әлдә артыр дип ышанабыз.
Ә хәзергә сау булыгыз, кызлар, киләсе очрашуларга кадәр!
Наилә ЖИҺАНШИНА,
“Ак калфак” оешмасының районары кураторы.
“Туган як” газетасы