tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер тәүлек эчендә Нәзарәтнең рус телендәге онлайн-мәдрәсесенә 2000 “шәкерт” укырга керде
Бер тәүлек эчендә Нәзарәтнең рус телендәге онлайн-мәдрәсесенә 2000 “шәкерт” укырга керде

Бер тәүлек эчендә Нәзарәтнең рус телендәге онлайн-мәдрәсесенә 2000 “шәкерт” укырга керде

Бер тәүлек эчендә, 25 гыйнварда мөфтияттә тәүге тапкыр җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәннән соң, Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте эшләтеп җибәргән рус телендәге онлайн-мәдрәсәгә 2000 “шәкерт” укырга керде. Гомумән исә платформага үзенең кызыксынуын 5000 нән артык кеше кереп белдерде. Шушы нисбәттән Диния Нәзарәте һәм “Хозур” Нәшрият йорты рус телендәге онлайн-мәдрәсәдә теркәлү узган барлык дин кардәшләренә үзләренең сәламнәрен юллый һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан аларга тел һәм зиһен ачкычларын бирүен тели.

Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar мәгариф платформасында, шулай ук iOS һәм Android нигезендә смартфоннар өчен эшләнгән бушлай мобиль кушымтада эшли. Кушымта “Онлайн-медресе” дип атала. Аны бушлай Play Маркет һәм App Store-да йөкләп алырга мөмкин. Онлайн-мәдрәсәсендәге дәресләрне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм Интернет челтәренә тоташтырылган теләсә кайсы җайланмадан (компьютер, планшет, смартфон һ.б.) өйрәнергә мөмкин. https://medrese.tatar/ белем бирү платформасында барлык популяр социаль медиа яки электрон почта аша теркәлергә мөмкин. Теркәлгәннән соң, системада һәр укучыга шәхси кабинет ачыла, анда үткән темалар, эшләнгән тестлар турында мәгълүмат туплана.

Әлеге проект Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасында игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Уникаль белем бирү мәйданчыгы Россиядә ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларны яңа дәрәҗәгә күтәрде: онлайн-мәдрәсә мәчетләрдән ерак яшәүчеләргә яки төрле сәбәпләр аркасында мәчетләргә барып җитә алмаучыларга башлангыч дини белемне тиз арада һәм җиңел генә алырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, ресурсның эчтәлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе кысаларында эшләнгән уку-укыту программасына нигезләнгән. Ресурста 7 төп ислам дисциплинасын база дәрәҗәсендә үзләштерергә тәкъдим ителә: ислам хокукы (фикх), гакыйдә, Коръән һәм тәфсир, әхлак, гарәп теле һәм тәҗвид, Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ тормышы һәм Россиядә ислам тарихы. Курс шулай ук фарыз, сөннәт һәм гает намазларын укырга өйрәтүче тәфсилле видеопрактикумны да үз эченә ала. Барлыгы “шәкертләрне” 200 дән артык 48 сәгатьлек видеодәрес көтә. Моннан тыш, дәресләр текст һәм аудио рәвешендә дә кабатланган.

Онлайн-мәдрәсәдә дәресләрне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Россия ислам институты, Казан федераль университеты мөгаллимнәре, Казан имам-хатыйблары алып бара.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*