tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәрим Тинчурин театрында “Идегәй” дастаны премьерасы булды
Кәрим Тинчурин театрында “Идегәй” дастаны премьерасы булды

Кәрим Тинчурин театрында “Идегәй” дастаны премьерасы булды

Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия  театрында «Идегәй» татар халык дастаны буенча әзерләнгән спектакльнең премьерасы булды. Әлеге спектакль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына  багышлап куелды.

Премьераны Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә  карады.

Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны  сәхнәгә театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов куйды.

Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шурасы 2023 елны Дастаннар елы дип игълан итүе спектакльнең тарихи, мәдәни әһәмиятен тагын да арттыра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*