tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Нарьян-Мар шәһәренә килде
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Нарьян-Мар шәһәренә килде

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Нарьян-Мар шәһәренә килде

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Нарьян-Мар шәһәренә килде. Биредә аны Татар оешмасы әгъзалары һәм Ненец һәм Төньяктагы башка аз санлы халыклар эшләре буенча НАО губернаторы урынбасары Хатанзейский Юрий  каршы алды.

Нарьян-Марда Милли Шура рәисенең Ненец автономияле округы губернаторы Юрий Бездудный белән очрашуы көтелә.

Шулай ук Нарьян-Мар шәһәрендә Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашу булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*