21 февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләнеп үтелә һәм шул уңайдан үткән атнада, 20 февраль көнне, Кызыл Октябрь округы үзәге Уразавылда Түбән Новгород өлкәсе татар теле һәм әдәбияты укытучыларының I съезды булып үтте.
Съезд Сергачтагы “Татар милли үзәге” һәм округ адми- нистрациясенең инициативасы, округ мәгариф комитеты ярдәме белән соңгысының актлар залында узды.
Бу тарихи вакыйгада Кызыл Октябрь, Спас, Сергач, Пильна округларының гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укытучы-ветераннар, хакимият, дини һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Округның “Бәйрәм” ансамбле һәм Уразавыл мәктәбенең 1 класс укучысы Аделя Ваһапованың матур музыкаль чыгышларыннан соң, төп оештыручыларның берсе – “Татар милли үзәге” җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов дүрт дистәгә якын делегатны җылы сәламләде һәм съездның президиумын сайларга тәкъдим итте. Күп еллар Кече Рбишча мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыткан педагог- ветеран Хамисә Шәрәфетдинова, Кызыл Октябрь округы җитәкчесе Рафаэль Ильясов, өлкә “Туган як” татар мәдәнияте үзәге рәисе Мөнир Бәюсов, Пильна округы Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил Мусин һәм Фәрит Аймалетдиновтан торган президиум бертавыштан кабул ителде, рәис итеп Фәрит Летфуллович сайланды, ә секретариат булып билгеләнгән округ мәгариф бүлеге хезмәткәре Ләйлә Сафина барысын да терки барды.
Сәламләү өчен беренче сүз өлкә мәгариф үстерү инсти- тутының (НИРО) педагогик фәннәр кандидиты, доцент Светлана Тихоновага бирелде. “Регионда 37 милләт вәкилләре яши һәм аларның иң күбен татарлар тәшкил итә – 14 процент. 8 мәктәптә татар теле фән буларак укытыла, укучылар район күләмендәге конкурслардан алып, регионара, бөтенроссия олимпиадаларына кадәр уңышлы катнаша. Шулай ук татар теле укытучыларының методберләшмәсе иң көчле һәм бердәм дияр идем. Барчагызны да бүгенге вакыйга белән ихластан котлыйм, бу беренче съезд соңгысы булмасын”, – диде Светлана Владимировна һәм округ мәгариф комитеты җитәкчесе Рауф Ваһапов белән Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча урта мәктәбе директоры Гөлнара Фәхретдиновага өлкә мәгариф һәм фән министрлыгының Хөр- мәт грамоталарын тапшырды.
Съезд делегатларына Бөтен- дөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров видеомөрәҗәгать юллаган иде. “Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән иң җылы сәламнәрне җиткерәм, хөрмәтле делегатлар. Туган телне кадерләгән халык кына кадерле була. Сез туган тел һәм милләт сагында торучы иң алдынгылар, милләт баласын тәрбияләүчеләр. Барчагызга саулык, уңышлар, күңел тынычлыгы телим”, – диде Данис Фәнисович үзенең мөрәҗәгатендә.
Шулай ук делегатларны һәм хөрмәтле кунакларны Рафаэль Ильясов, Мөнир хәзрәт Бәюсов, өлкә татар автономиясе җитәкчесе Мирзәхләм Абдулганиев, Спас округы депутатлар советы рәисе Рамил Салихҗанов, Нижгар татар конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина җылы котлады.
Тантаналы өлештән соң пленар утырыш башланды һәм берничә делегат төрле темаларга докладлар белән чыгыш ясады. “Мәктәптә татар мәдәниятен, тарихны һәм телне саклау эшчәнлеген оештыру” – бу Гөлнара Фәхретдинова чыгышының темасы иде. Әйе, Зур Рбишча мәктәбендә татар телен саклауга зур әһәмият бире- лә – дәресләр искиткеч матур, тиешлечә җиһазландырылган һәм милли стильдә бизәлгән татар теле кабинетында укытыла, барлык класстан тыш чаралар шулай ук татар телендә алып барыла, газета чыгарыла, медиаүзәктәге радиодан хәбәрләр, белдерүләр татарча яңгырый, “И туган тел, и матур тел” төбәкара шигырь һәм җыр конкурсы оештырыла. Гөлнара Рәисовна боларның барысы турында да үрнәкләр китереп сөйләде.
Аның чыгышыннан соң Фәрит Летфуллович чираттагы съездны Зур Рбишча мәктәбендә уздырырга дигән тәкъдим белән чыкты һәм бу тәкъдим делегатлар тарафыннан кайнар алкышлар белән кабул ителде, ә Гөлнара Рәисовна бик теләп риза булды.
Шул ук мәктәпнең тарих һәм җәмгыять укытучысы, өлкә крайны өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе Әлфия Мө- хәммәтҗанованың “Түбән Новгород өлкәсе татарларында тарих һәм тел бәйлелеге” темасына ясаган чыгышы да зур кызыксыну тудырды.
“Шәһәрләрдә татар телен өй- рәнү проблемасы, “Туган як” оешмасы һәм Түбән Новгород өлкәсе диния нәзарәтенең уртак эш тәҗрибәсе” – Мөнир хәзрәт Бәюсовның доклад темасы иде.
“91,4-Сергач Татар радиосы” – татар телле мохит булдыруның бер чарасы” дигән темага чыгыш ясап, Фәрит Аймалетдинов алдагы чыгышларга йомгак ясады һәм рәхмәтләрен белдерде.
“Беренче чиратта, Кызыл Октябрь округы администрациясе һәм мәгариф комитетына, шәхсән Рафаэль Нәбиуллович белән Рауф Надировичка съезд уздыру фикерен хуплап чыгып, һәрьяклап ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Ә татар теле укытучыларына килгәндә, сез геройлар дияр идем, сезнең көндәлек хезмәтегез нәтиҗәсендә бүген телебез саклана килә. Шулай да бу өлкәдә күбрәк игътибар сорала. Кызганычка, бик күп татар авылларында мәктәпләр ябылды, ә бит телне саклап калу өчен татарча вәгазь сөйләү генә аз, мәктәп кирәк. Яшь кадрлар булмавы да борчый, бүгенге укытучыларыбызга алмаш юк”, – дип сөйләде Фәрит әфәнде.
“Ачык микрофон”да да теләге булганнар үз фикерен белдерде һәм конкрет тәкъдимнәр белән чыгучылар да булды. Барысы да бертавыштан диярлек татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасын кайтару кирәк диде. Әлбәттә, ул статуслы чара иде һәм аны яңадан гамәлгә кую бик мөһим.
Тәнзилә Паламарчук проекты буенча дистә елга якын уздырылган “Җәясу” балалар фольклор фестивален кайтаруны да сорадылар, ул шулай ук телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап үстерүнең бер ысулы.
Съездның резолюциясе, кайбер өстәмәләр кертелеп, бертавыштан кабул ителде, аннары барлык татар теле укытучылары – бүген сафта булганнары да, лаеклы ялдагы ветераннар да Кызыл Октябрь округы администрациясе тарафыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Зур әһәмияткә ия булган татар теле һәм әдәбияты укыту- чыларының I съезды бик нәти- җәле, эшлекле, әмма җылы атмосферада узды. Аның тагы бер күңелле ягы булды – ничә ел күрешмәгән коллегалар туганнардай күрешеп, рәхәтләнеп аралашты.
Россия гимны белән башланган съезд бергәләп татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Ахырда Фәрит Летфуллович гомер буе Карга мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыткан әнисе Сәкинә апа Аймалетдинова тарафыннан “Кавказский рай” кафесында корылган мәҗлескә чакырды һәм аралашу табын артында да дәвам итте. Кызганычка, Сәкинә апа үзе юк иде, әмма күңеле белән арада булгандыр һәм барча делегатлар, кунаклар аңа олы рәхмәтләрен һәм кайнар сәламнәрен юллады.
Менә шулай күркәм генә, зур оешканлык белән узды I съезд һәм, әлбәттә, бу беренче карлыгач соңгысы булмас дигән ышанычта калабыз, ә оештыручыларга рәхмәттән гайре сүз юк.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
Автор фотолары.