Иганәчелек турында бик күп яхшы сүзләр әйтелде инде, әмма 2021 елның соңгы айларында безнең балалар йортына ярдәм күрсәткән барлык спонсорларга, шәхси эшмәкәрләргә, ирекле ярдәмчеләргә һәм волонтерларга ярдәмнәре һәм битараф булмаганнары, мәрхәмәтлелекләре һәм шәфкатьлелекләре өчен тагын бер тапкыр зур рәхмәт белдерәсем килә.
Яңа ел – көтеп алынган, иң матур, якты бәйрәм һәм, әлбәттә инде, иң изге теләкләрнең тормышка ашуына ышаныч. Яңа ел алдыннан һәрбер тәрбияләнүчебез Кыш бабайга үз хыяллары турында хат язды.
Балаларны якынлашып килүче Яңа, 2022 ел белән Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы җирле үзидарә башлыгы Ринат Җәләлов, өлкә татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина һәм Сергач районара прокуратурасы прокуроры Александр Грищенков котладылар һәм һәр баланың теләген үтәп, Кыш бабай белән Кар кызы уенчыклар, татлы бүләкләр өләште.
Пашаттан Фәхретдиновлар гаиләсе, Уразавылдан Эльмира Каюмова, Лилия һәм Нурсәнә Нәвретдиновалар, Алсу Измайлова, Раил Хөсәенов, Рамис Сәлахетдинов, Фаилә Хөсәенова, Айша Ходайбердина, Семочкидан Наилә Камалетдинова һәм Гүзәл Алимова, Актуктан Самәт Фәттахов, Өчкүлдән Фәннур Аббясов һәм Фәнис Ганиев, Чулпан Назирова, Алсу Хөсәенова, Яндавишчадан Равил Кутдюсов, Мәскәү шәһәреннән Гүзәл Абдулбариева, Рузалия Билалова, Азим Абулазизов һәм Артур Эминагоров, Зур Рбишчадан Ринат Сатдинов, Кече Рбишчадан Руслан һәм Эльвира Аймалетдиновлар, М. Бедретдинова, Алсу Алимова, Шөбиледән Эльвира, Алсу һәм Румия Невмятуллиналар, Суыксудан Рамил Хәмидуллин, Яңа Мочалидан Рәмис һәм Айсылу Юнисовлар, Түбән Новгородтан Динар һәм Наил Садековлар, Семочки мәчете мәхәлләсе балаларны татлы яңа ел бүләкләре белән сөендерделәр.
Суыксулылар Илгиз Сибгатуллин балаларга уен бүлмәсе өчен келәмнәр, канцтоварлар, яңа ел бүләкләре китерде, Равил Имаметдинов, Рамил һәм Рафаэль Хөсәеновлар, Нияз Абидуллин һәм Гаяз Хәйретдинов балаларга искиткеч уенчыклар: пульт белән идарә ителүче машиналар, роботлар һәм кызлар өчен коляскалы курчаклар бүләк иттеләр. Красный Островтан Римма Хәмзина аяк киемнәре куяр өчен ике җайланма алып килгән иде.
«Россети Центр и Приволжье» акционерлык җәмгыятенең филиалы булган «Нижновэнерго» вәкилләре балаларыбызны тәм-томнар, уенчыклар, сенсор бүлмәсе өчен кәнәфи (кресло) белән куандырдылар.
Мәскәүдә яшәүче Дамир һәм Альбина Гатауллиннар (Кочко-Пожар) балалар өчен телевизор сатып алганнар. Башкалада яшәүче Рөстәм дә ел саен безгә ярдәм итә, бу юлы ул балалар өчен җылы шапкалар һәм бияләйләр, өстәл футболы, тәм-томнар, кер юу порошогы китерде. Кечербишчалы Ринат Абдюшев душ бүлмәсенә ишек урнаштыруда булышты.
«Чернухинский» СПКсы рәисе Алексей Васильевич Быков спорт киемнәре һәм татлы бүләкләр тапшырды, Атяравылдан Алсу Хәмзина учреждениебез өчен җитәрлек күләмдә кирәкле дарулар сатып алды, Кече Рбишчада яшәүчеләр тарафыннан тәрбияләнүчеләр өчен Туңдырма бәйрәме оештырылды.
Өлкә мөселманнары Диния нәзарәтеннән килгән Фәнис хәзрәт Сәлахетдинов белән Ринат Үмәров та искиткеч бүләкләр: суыткыч, ноутбук һәм принтер алып килгәннәр иде.
Зур Рбишча авылыннан даими ярдәмчебез Илдар Асмятуллин яңа душ кабинасы бүләк итте.
Мәскәү шәһәреннән Эмиль Бәдретдинов һәм Әхмәт Ситдыйковтан телевизор, өстәл уеннары, кием-салым һәм аяк киемнәре, уенчыклар, чыршы бизәү әйберләре һәм татлы бүләкләр төягән ГАЗель машинасы килде.
Түбән Новгород шәһәре Әтиләр советына да спонсорлык ярдәмнәре өчен зур рәхмәт.
Александр Борисович Опарычев (Суыксу – Мәскәү) безнең учреждениегә даими ярдәм күрсәтә. Авырган балалар өчен мөһим даруларны ул тиз арада табыштырып бирде.
Суыксудан булган мәрхәмәтле ярдәмчебез Надир Хөсәенов (Мәскәү) һәр тәрбияләнүчегә уенчык һәм татлы бүләкләр – йомшак уенчыклар, пульт идарәле паровоз, кызларга курчаклар тапшырды.
Абдулхай Юсипов, һәрвакыт-тагыча, туган көннәрен билгеләп үтүчеләр өчен 8 январьда кече-рбишчалылар ярдәме белән бик күңелле һәм тәмле бәйрәм оештырырга булышты.
«Нижегородский» хәйрия фонды учреждениебезгә искиткеч спорт тренажеры һәм кухня өчен тутыкмый торган тимердән эшләнгән ике өстәл бүләк итте.
Наил Шакиров (Мәдәнә – Мәскәү) җитәкчелегендә «Подари любовь детям” төркеме безнең балаларга һәрчак зур игътибар һәм хөрмәт белән карый. Бу юлы алар безне дару, кием-салым, аяк киемнәре һәм татлы бүләкләр белән тәэмин иттеләр.
Безнең үзәк исеменнән учреждениебезгә һәм тәрбияләнүчеләребезгә ярдәм иткән һәр-берегезгә тырышлыгыгыз һәм сарыф ителгән вакытыгыз өчен ихластан рәхмәт белдерәбез. Тирә-ягыбызда сезнең кебек игелекле һәм шәфкатьле кешеләр булуы күңелле. Сезгә беркайчан да авырлыклар кичерергә язмасын, исән-имин булып, тормышның һәр көненә сөенеп яшәгез!
Татьяна МИГУНОВА,
К.Октябрь районы социаль-тернәкләндерү үзәге директоры.
Салган.
“Туган як” газетасы