tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә “Дуслык күперләре” фестивале узды
Түбән Новгород өлкәсендә “Дуслык күперләре” фестивале узды

Түбән Новгород өлкәсендә “Дуслык күперләре” фестивале узды

Чараны күптөрле конкурс-фестивальләр лауреаты һәм дипломанты, билгеле һәвәскәр артист Илдус Харрясов матур җыр белән башлап җибәрде.

Аннары хуҗалардан гайре, Сергач, Спас, Пильна районнарыннан килгән катнашучыларны, шулай ук тамашачыларны Кызыл Октябрь округы башлыгы урынбасары Рафаэль Ильясов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гаяр Хәсәнов һәм Спас муниципаль округының депутатлар Советы рәисе Рамил Салихҗанов сәламләп, уңышлар теләделәр, милләтара дуслыкны тагы да ныгыта төшүгә юнәлтелгән шушы чараның мөһимлеген ассызыкладылар.

Кызыл Октябрь округы гомер-гомердән күп милләтле булып санала, гасырлар буе биредә өч төп милләт – татарлар, руслар һәм мокшылар үзара дустанә мөнәсәбәттә, бер зур гаилә булып яши, шуңа да исеме җисеменә туры килгән округара чараның нәкъ менә биредә узуы гаҗәп тә түгел.

Фестиваль программасын үзешчән сәнгатьнең аксакалы, кочкопожарлы Вафа Курамшин башлап җибәрде – Азат Жиһаншинның баяны астына көчле тавышы белән “Чулпан йолдыз” җырын башкарды.

Барлыгы өч дистәдән артык номерда 100гә якын кеше – иҗади коллективлар, аерым башкаручылар катнашты. Арада күптөрле дәрәҗә конкурс-фестивальләр лауреатлары һәм дипломантлары да, сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы һәвәскәрләр дә, тәҗрибәлеләре дә, бала-яшүсмерләр дә бар иде. Аларның барысын да шушы фестиваль берләштерде.

Барлык чыгышлар да матур, катнашучылар милли костюмнан иде. “Милли күперләр” фольклор төркеме (Петрякс) бик үзенчәлекле номер әзерләгән, алар татар, рус, керәшен, мокшы, чегән, башкорт халыкларының милли костюмнарыннан биюләр күрсәтте, аннары дуслык турында җыр башкарды. Кочко-Пожарның балалардан торган “Капелька” хореография төркеме һәм составында олылар булган “Чулпан” фольклор төркеме чыгышлары, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә булды. Татар Моклокасының “Дуслык” театраль төркеменең чыгышлары да кайнар алкышларга күмелде, җырга да, биюгә дә оста алар.

Күптән түгел Мәскәү сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясаган Кызыл Октябрь округының “Бәйрәм” ансамбле югары профессиональ дәрәҗәдәге чыгышы белән сокландырды. Мөтеравылның “Умырзая” фольклор төркеме кызлары күз явын алырдай рус милли костюмнарыннан рус халык җырын башкарды. Пильна округ үзәгенең “Возрождение” бию коллективы сәхнәдә бу сүзнең чын мәгънәсендә типтерде. “Русская душа” хоры, “Ассоль” вокаль коллективы (Салган) чыгышлары да матур булды. Уразавыл мәктәбе укучыларының “Вдохновение” төркеме “Каз өмәсе” күренешен әзерләгән иде. Кочкопожарлы виртуоз-баянчы Азат Жиһаншинның бу инструментның берничә төрендә уйнаган татар көйләреннән тезмә бик үзенчәлекле номер булды, Бозлаудан Җәүдәт Матиуллин анардан калышмады.

Камилә Җәлилова (Мөтеравыл), Ләйсән Камалетдинова (Уразавыл) башкарган татар биюләре кемне дә битараф калдырмады, Камилә матур итеп җырлады да әле.

Аерым җырлаучылар Гүзәл Гайнетдинова (Петрякс), Ләйсән Хәсәнова (Уразавыл), Виктор Скворцов (Ерпелево), Адилә Нафеева, Рабия Алимова, Рамил Салихҗановның баянда уйнавы астына Җәмилә Салахова (барысы да Бозлау), кочкопожарлылар Наилә Жиһаншина, Адилә Үмәрова, Әминә Курамшина, Рамил Хөсәинов, Пильна агросәнәгать  техникумының Уразавыл филиалы студентлары Рәсим Даутов белән Фәнис Кәримовның чыгышлары да кайнар алкышларга лаек булды.

Иң яшь катнашучы – Уразавыл мәктәбенең 1 класс укучысы Аделә Ваһапова иде. Беренче өлкә “Татар малае. Татар кызы” конкурсы җиңүчесе булган әлеге кызчык бу юлы да үзенең яңгыравыклы тавышы белән “Кәрия-Зәкәрия” җырын башкарып, иң кайнар алкышларны алды, Камилә Ганиева белән икәү русча да җырладылар.

Өч сәгатьтән артык барган фестиваль-концерт программасы бер мизгел булып үтеп китте, барлык коллективлар, аерым башкаручылар оештыручылар тарафыннан кыйммәтле бүләкләр һәм Дипломнар белән бүләкләнде. Бүләкләрне Гаяр Хәсәнов һәм аның урынбасары Гөлнара Абдуллин тапшырды.

Катнашучылар, һәрвакыттагыча, үзара рәхәтләнеп аралашты һәм оештыручыларга кайнар төшке аш, бүләкләр өчен рәхмәт белдереп, кичке якта гына кайтып китте.

“Дуслык күперләре” үзенең исемен тулысынча аклап, милләтләр арасындагы дуслыкны бу көнне тагы да ныгыта төште һәм шушы мөһим проект дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Илнар Садеков фотолары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*