tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы бинасында профориентация чарасы үткәрелде
Бөтендөнья татар конгрессы бинасында профориентация чарасы үткәрелде

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында профориентация чарасы үткәрелде

Бүген, 5 декабрь, Бөтендөнья татар конгрессының Милли мәгариф һәм мәдәният  комитеты Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе белән берлектә профориентация чарасын үткәрде. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков чыгыш ясады.

Шулай ук чарада Казан Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Казан дәүләт аграр университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, Арча педагогика көллияте укучылары катнашты. Укучыларның һәрберсенә сүз бирелде, фикерләре тыңланды.

Әлегә чара 2024 елның март аенда да үткәреләчәк дип планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*