tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзебезнекеләрне ташламыйбыз
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Тубыл шәһәре иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы “Ак калфак” һәм шәһәрнең “Бердәм Россия” партиясе “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” һәм күпбалалы әниләр белән очрашу акцияләрен шәһәр “Бердәм Россия” партиясе бүлегендә оештырды. Узган “Әниләр көне” нә багышлап ата-аналар һәм балалар белән чәй табыны янында очрашу үткәрде.

Балалар әниләргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, катнашучылар ихлас күңелләреннән һәр чыгышны алкышлап озаттылар. Мәмәтовлар, Ногмановлар, Поповлар гаиләләре күпбалалы гаиләләрнең традицияләре, балаларны тәрбияләүдә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чараны оештыручы “Ак калфак” оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, әгъзалары Равилә Фазылова, Фәния Мелибаева, Нәсимә Корманова, шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитин һәр катнашучыга җылы теләкләрен, күчтәнәчләрен тапшырдылар. Милли ризыклар тулы табын артында чәйләр эчеп, аралашып, танышып узды җылы очрашу кичәсе. Ашларга дога кылып, Коръән аятьләрен укып ишеттәргән Тимур хаҗи Ниязовка катнашучылар рәхмәтләрен белдерделәр.

Уллары мобилизациядә булган Рәүфә ханым һәм Мәхмүр Мәмәтовлар чарада катнашкан яшь буын алдында чыгыш ясадылар. Мәхмүр абый Ватаныбызны якларга кирәклеге турында, мобилизациядә булган солдатлар безнең ярдәмне, терәкне тоеп хезмәтләрен башкарсыннар дип сөйләде. Һәр катнашучы бөтен күңелләре белән махсус хәрби операциядә булган якташыбызга исән-имин әйләнеп кайтсын дип теләкләрен юлладылар.

“Ак калфак” иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы рәисе Айсылу Юнысова башкаруында Әниләргә багышланган җыр бүләге яңгырады. Милли ризыклар тулы табын артында чәйләр эчеп, аралашып, танышып узды җылы очрашу кичәсе.

Чараны игелекле эшләр белән дәвам итеп “Бердәм Россия” партиясе бүлегенә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән оештырылган  “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясенә кушылып, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары сатып алган һәм үзләре бәйләгән оекбашлар тапшырдылар.

Айсылу Әптелмән кызы бу чараны оештыруда ярдәм күрсәткән шәһәр Думасы депутатлары Михаил Никитинга, Эдуард Мәхмүтовка рәхмәтләрен белдерде.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*