tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каз өмәсе — авыл тормышының бер бизәге
Каз өмәсе — авыл тормышының бер бизәге

Каз өмәсе — авыл тормышының бер бизәге

Борынгы әби-бабаларыбыз казны бик яратканнар. Мамыгыннан түшәк, ястык, мендәр ясаганнар. Ә итен, маен төрле аш-су әзерләү өчен файдаланганнар.

Җәй көнендә, мәсәлән, каклаган каз итеннән дә кадерлерәк күчтәнәч бармы икән? Ә кышны суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр. Инде борынгы йолаларны искә төшерсәк, анда каз билгеле бер урын алып торган. Җиткән булган әни һәр елны саклык өчен берничә казын каклап куйган. Чөнки пар каз — туйның кадерле күчтәнәче. Матур табакка салып казны туй мәҗлесенең түренә чыгарганнар. Гомумән, ул күркәм йола бугенгесе көндә дә сакланып килә.

Шушы көннәрдә Денис авылында яшәүче Бадыковлар гаиләсендә каз өмәсе гөрләп узды. Ярдәмчел һәм һәрчак ачык йөзле апалар анда бик теләп катнаштылар. Бердәм эшләнгән эш тә бик күңелле барды – җырлый-җырлый күңелле итеп казлар чистартылды.

Туганнарың-якыннарың, авылдашларың белән рәхәтләнеп аралашып, шулай бер-береңә ярдәм итеп, өмәләр үткәрү авыл тормышын тагын да ямьлерәк һәм матуррак итә. Ә без уңган апаларга шундый күркәм эшләре белән киләчәктә дә авылны ямьләп яшәргә телибез.

Чыганак: samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*