tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылының “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбле, Сарапул шәһәре гармунчылары – Казанда Тукай музеенда кунакта!”
“Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылының “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбле, Сарапул шәһәре гармунчылары – Казанда Тукай музеенда кунакта!”

“Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылының “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбле, Сарапул шәһәре гармунчылары – Казанда Тукай музеенда кунакта!”

7 декабрь көнне 18.00 сәг. Габдулла Тукай әдәби музеенда Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылының “Чишмә челтерәве” фольклор ансамбле, Сарапул шәһәре гармунчылары концерты узачак.

“Чишмә челтерәве” ансамбле Балезино районы Кистем авылында гореф-гадәтләрне саклап эшләп килә. Удмуртиянең фольклоры нәкъ менә аларда саклана! Аның җитәкчесе – Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Касимова.
Удмуртиянең Сарапул шәһәре борынгы, тарихи, сәүдәгәрләр шәһәре. Биредә Зөлфәт Арсланов җитәкчелегендә татар милли-мәдәни автономиясе эшләп килә. Зөлфәт Арсланов халкыбызның мирасын саклау өчен шәхси музеен булдырды. Концертта Фәнил Шәйхетдинов, Зөлфәт Арслановлар моңлы гармун тавышлары яңгыратып тамашачыларның күңелен күрәчәк. Алып баручы Рәфилә Рәсүлева милләттәшләребезне Удмуртиянең милли-мәдәни тормышы белән таныштырачак.

Тамашачыларга бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында белем алучы якташ егетләребез Рөстәм Егоров, Айдар Абашевлар матур җырларын бүләк итәчәкләр.

Концертка татар музыкасы һәм мәдәнияте белән кызыксынган барлык якташларыбызны, тамашачыларны чакырабыз.
Белешмәләр өчен телефон: +7 843 590 86 67;
Адрес: Казан шәһәре, Г.Тукай ур., 74.
Керү ирекле.

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*