tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Томск өлкәсендәге мәктәпләрдә татар теле ничек укытыла?
Томск өлкәсендәге мәктәпләрдә татар теле ничек укытыла?

Томск өлкәсендәге мәктәпләрдә татар теле ничек укытыла?

29 ноябрьдән алып 3 декабрьгә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты урынбасары Милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина җитәкчелегендәге делегация Томск өлкәсендәге этно-мәдәни компонентлы белем бирү оешмаларында булды. Биредә алар татар теле туган тел буларак укытыла торган мәктәпләр эшчәнлеге, бик бай һәм эчтәлекле программа белән таныштылар.

66 нчы Эушта төп белем бирү, Черная речка (Абытай) Урта гомум белем бирү һәм Черная речка (Абытай) мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ачык дәресләр күрсәтелде. Биредә сыйныфтан тыш чараларын татар телендә, матур итеп, гореф-гадәтләргә, уеннарга бәйләп алып барып булганын да күрсәттеләр.

Шулай ук Томск өлкәсе Мәгариф департаменты, Томск өлкәсе татар мәдәни үзәге, Татар милли автономия җитәкчелеге катнашында түгәрәк өстәл, семинар-киңәшмә үткәрелде.

Түгәрәк өстәлдә татар телен саклап калу, үстерү, укыту,кадрларга һәм техник җиһазландырылуга кагылышлы сораулар күтәрелде. Татарстан делегациясе составында булган Актаныш районы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе директоры Венера Хаева – Хаметзянова тарафыннан Томск өлкәсе 66 нчы Эушта төп белем бирү, Черная речка (Абытай) Урта гомум белем бирү һәм Черная речка (Абытай) мәктәпкәчә белем бирү оешмалары белән үзара тәҗрибә уртаклашу һәм аралашу турында килешү төзелде.

Семинар-киңәшмә барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы һәм Томск өлкәсе Мәгариф департаментының этно-мәдәни компонентлы белем бирү оешмаларын үстерү, татар телен укытуга алшартлар тудыру өчен уртак эш планы кабул ителде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен, ихластан, Томск өлкәсе Мәгариф департаментына, Татар мәдәни үзәге, Татар милли автономия җитәкчелегенә зур рәхмәтен белдерә, уртак эшебездә уңышлар теләп кала!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*