tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа Мичән мәдәният йортында узган чарада иң оста токмач кисүчеләрне ачыкладылар
Яңа Мичән мәдәният йортында узган чарада иң оста токмач кисүчеләрне ачыкладылар

Яңа Мичән мәдәният йортында узган чарада иң оста токмач кисүчеләрне ачыкладылар

Яңа Мичән мәдәният йортында узган чарада иң оста токмач кисүчеләрне ачыкладылар. Чарада авылның иң булган 12 хатын-кызы көч сынашты.

«Токмач бәйрәме»ндә өчәр катнашучыдан торган дүрт команда көч сынашты. Конкурс өч этаптан торды: беренчесе – камырны басу, икенчесе – камырны җәю һәм өченчесе – камырны кисү. Командаларның эшен жюри әгъзалары күзәтте һәм бәяләде. Конкурста урыннар «Иң оста кисүче», «Иң нечкә камыр», «Иң тәмле камыр» номинацияләре өчен бирелде.

Катнашучылар шулай ук кунакларны каршы алу осталыгын күрсәттеләр, бәйрәм өстәле өчен сыйлар әзерләделәр. Конкурс этаплары арасындагы тәнәфесләрдә бәйрәм кунаклары өчен җыр һәм биюдән концерт номерлары белән үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгыш ясады һәм конкурслар үткәрелде.

Соңыннан чараны  алып баручы мәдәният хезмәткәрләре  Гөлфинә Ибраһимова һәм Нурфия Ахунова конкурсның нәтиҗәләрен игълан иттеләр. “Иң оста токмач кисүче” исеменә Рәмзия Хәсәнова лаек булды. Рәмзия ханым озак еллар читтә яшәп, өлкәнәйгән көнендә туган авылына кайтып урнашкан. Авылдашлары белән ул да әлеге чарада катнашып, уңган хуҗабикә икәнен күрсәтте. Токмач камыры басу осталыгында хуҗалыкта амбар мөдире булып эшләүче Нурфия Халиковага, ә камырны тиз җәюдә кече тәрбияче Гөлсинә Мөбарәковага тиңнәр табылмады.

Ә токмачны иң нәзек итеп кисүче исеменә балалар бакчасында эшләүче Зөбәйдә Сафиуллина һәм лаеклы ялда булган Флера Шәрипова табылды. “Иң тәмле камыр басучы”ны да билгеләп үткәннәр. Бу мактаулы исемне гомере буе тәрбияче булып эшләгән Дания Сәлимовага бирделәр.

Чыганак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*