tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас халык театры «Нәгыймә»не куйды
Апас халык театры «Нәгыймә»не куйды

Апас халык театры «Нәгыймә»не куйды

Апас халык театры тамашачыга Ркаил Зәйдулланың “Нәгыймә” драмасын тәкъдим итте. Тамашачы җирле артистларның чыгышын җылы кабул итте. Әсәрнең эчтәлеген күңеле аша үткәрде. Сәхнә 1 яшьтән башлап 74 яшькә кадәр райондашлар сәхнә түрендә булды. Барлыгы 27 кеше катнашты.

“Март аеннан бирле мин бу әсәр белән яшәдем, уйланып йөрдем, кат-кат укып йөрәгем аша уздырдым. Март аенда ук артистларымны барладым. Кемнәрне күз аллап торган кешеләргә рольләрне бүлеп сүзләрен таратып та чыктым. Инде Аналар көненә куярга дигән карарга килдек һәм Аллаһка мең шөкер башкарып чыктык. Кием, костюмнар, декорация юнәтү дә җайлы гына түгел.

“Костюмнар булдыруга ярдәм күрсәткән танышларыма, шул киемнәрне бизәү өлешенә күп көч куйган хезмәттәшләрем Гөлнара апа Гафаровага, Айсылуга, бүлмәдәшем, бергә кулга-кул тотынып аңлашып эшләүче Илсөяр апама, агач эшен башкаручы Фазыл абыйга, бию куйган кызыбыз Лилиягә, ут куючы, җырларны яздыручы Рөстәм абыйга рәхмәт”, – ди театрның режиссеры Земфира Мөхәммәтшина.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*