tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сафаҗайны Курган өлкәсендә дә беләләр
Сафаҗайны Курган өлкәсендә дә беләләр

Сафаҗайны Курган өлкәсендә дә беләләр

27-28 ноябрь көннәрендә Казанда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы булып үтте. Аның эшендә Россиянең 48 регионыннан һәм 14 чит илдән 350 гә якын зур татар эшмәкәре катнашты. Ә Түбән Новгород өлкәсеннән бу чарага өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов, Сафаҗайның Киров исемендәге СПК рәисе Шамил Нуриманов һәм Татарстанның төбәгебездәге сәүдә-икътисад вәкиле Айрат Усманов (фотода) барган иде.

Форумның беренче көнендә үк безнең Шамил Әнәс улын Курган өлкәсе губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Ә анда менә шундый юллар бар: “Курган өлкәсендә янгын фаҗигәсе вакытында зур зыян күрүчеләргә ярдәм оештырганыгыз һәм янгын хәрабәләрен юк итүдә күрсәткән булышлыгыгыз өчен Сезгә ихластан Рәхмәт белдерәм. Сезгә хас булган актив гражданлык карашыгыз һәм аек тәвәккәллегегез Сезнең иң югары әхлакый сыйфатларыгызны күрсәтә”, – дигән Вадим Шумков.

Шуны да әйтергә кирәк, бу XVI форумның пленар утырышы алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Курган өлкәсендә нәкъ шул зур янгынга тарыган һәм милләттәшләребез яшәгән Йолдыз (Эчкен) авылына багышланган күргәзмә белән танышып чыкты, аннары делегатларны җылы сәламләде һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Олег ХӨСӘИНОВ.
“Туган як” газетасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*