tatruen
Баш бит / Слайдер / Үзебезнең биатлончы Илназ
Үзебезнең биатлончы Илназ

Үзебезнең биатлончы Илназ

Биатлон буенча Россия җыелма командасында якты йолдызларның берсе – Илназ Мөхәммәтҗанов. Ул – Россия чемпионы. Ижау шәһәрендә туып-үскән милләттәшебез биатлон ярышларында Удмуртия Республикасын тәкъдим итә. 2023 елда Ижауда узган Россия чемпионатында 20 чакрымга шәхси ярышта – икенче урынны, шулай ук 15 чакрымлы масс-стартта I урынны яулады. Илназның әти-әнисе – гади кешеләр, тумышлары белән икесе дә Әгерҗе районыннан. Әнисе Филисә Раиф кызы Тирсә авылыннан, бухгалтер булып эшли. Әтисе Ленар Нурлыгаян улы Тәбәрледән, һөнәре буенча электрик.  Чемпион дәрәҗәсенә Илназ үз тырышлыгы белән ирешә, дисәк тә була. Ул биатлонны сайлагач, әти-әнисе аңа каршы килми, ә киресенчә, гел ярдәм итеп торалар. Чөнки һәр ата-ана кебек алар да Илназны чын кеше итеп тәрбияләргә тырышалар. Филисә ханым белән Илназның спортка килүе, уңышка ирешү серләре турында әңгәмә кордык.

– Филисә ханым, әңгәмәне улыгызның спортка кереп китүеннән башлыйк әле?

– Улыбыз 1997 елның 30 мартында беренче бала булып дөньяга килде. 4 яшьтә без аны «Гротеск» атлетика клубына бирдек. Анда шөгыльләнгәндә, ул шәһәребездә иң беренче тапкыр узган цирк фестивалендә катнашты. Аңа ул чагында 7 яшь иде. 3нче класста укыганда, Балалар иҗат йортыннан тренер килеп, биатлон турында сөйләгәч (Иван Черезовның тренеры Виктор Чурин. Ул Туриндагы Олимпиададан кайткан гына була), ул сыйныфташы белән үзен сынап карарга була. Бераз йөргәч, сыйныфташы бу шөгыльне ташлады. Ә Илназ биатлон белән ныклап шөгыльләнә башлады.

– Ә акробатикадан ни өчен китте? 

– «Анда кызлар гына йөри, мин алар арасында бер генә малай», – диде. Биатлон белән шөгыльләнгән чакта, мәктәптә волейбол түгәрәгенә дә йөрде. Шуңа карамас­тан, укуы яхшы булды. 1-8нче сыйныфларны 8нче мәктәптә укыды. Спортта уңышлары күренә башлагач, 86нчы мәктәпнең физкультура укытучысы Илназны күреп, үзләренә чакырган. 9-11нче классларны шунда дәвам итте. Анда аның белән горурланалар иде. Күпчелек дис­тант рәвештә укыды, өстәмә биремнәр сорап эшләде. Дәресләрне күп калдырса да, үзлегеннән әзерләнеп, имтиханнарын яхшы тапшырды. «Спортчыларга укыганда, ташламалар ясыйлардыр», – ди күпләр, бернинди ташлама ясамадылар, башка укучылар белән беррәттән имтиханнар тапшырды. Югары белемгә килгәндә, Удмурт дәүләт университетының физкультура бүлегендә укыды һәм «Мәгълүмати технологияләр» белгечлеге буенча магистратура тәмамлады. Биатлон белән шөгыльләнә башлагач, Г.Кулакова исемендәге спорт комплексында яшәде, чөнки  укудан соң көннәр буе биатлон белән шөгыльләнде. Күпчелек гел сборларда, өйгә бик азга гына кайта иде. Хәзер дә Илназ кайт­канда, һәрчак өйдә бәйрәм безнең. Аны сагынып көтеп алабыз. Ул беркайчан зарланмый. Һәрвакыт «Хәлем яхшы», – ди.

– Спорт юлына басу хакында да сөйләп китегез әле… 

– Спорт – бик авыр хезмәт, мин аны хәзер көннән-көн  ныграк аңлыйм. Кешеләрнең спортчылар турында сөйләшкәннәрен ише­тәм дә, аптырап куям. Үзе спорт белән  шөгыльләнмәгән кешенең аларны тән­кыйть­ләвен аңлый алмыйм. Кайларда гына ярышларда булырга туры килми аларга, нинди генә һава торышы булмый. 9нчы сыйныфта укыганда, ирем белән икәүләп: «Улым! Һөнәри спорт­ка кереп киткәнче, әллә ташлыйсыңмы?» – дип әйтеп карадык. Ул кистереп, үзенең фикерен белдерде: «Юк, мин биатлон белән шөгыльләнүемне дәвам итәргә телим».  Безнең бит нәселебездә спортчылар юк. Улыбызга кызыгып, кызыбыз Лиана җиңел атлетика белән шөгыльләнде. Илназның тренерлары да кызыбызны чакырдылар. Без: «Гаиләдә бер биатлончы җитә», – дип, ризалык бирмәдек.

– Сер түгел: түгәрәкләргә йөртү – ата-ана җилкәсендә…

– Минем ирем Ленар бик әйбәт. Аңа рәхмәтлемен. Ул гел балаларны ярышларга йөртергә, чаңгыларын әзерләргә булыша. «Ни кирәк?» – дип кенә тора, барысын да эшли. Тренерлар белән дә элемтәдә. Балалар да аның сүзенә колак салып эш итәләр, киңәшләшәләр. Мин кайчак кырыс­рак булганмындыр әле. Илназ: «Әни минем тренировкалар бит», – дисә дә, аны авылда әбисенә булышырга калдыра идем.  Ул хәзер генә: «Бер калдырган тренировка өчен миңа 1 атна көчәйтелгән күнегүләр ясарга туры килә иде», – диде. Ялгышканмын дип, үкенәм кайчак.  Илназның 24 пар чаңгысы бар. Алар һава температурасына, кар структурасына карап, махсус сайлана. Ул башта бер генә тренерда шөгыльләнде. Хәзер чаңгыда йөрү буенча – Юрий Каминский, ату буенча – Максим Максимов.

– Ярышларны карап барасызмы?

– Илназ чаңгыда яхшы шуа, ә биатлонда атарга да кирәк бит. Ярышлар башландымы, йөрәк чыгып китәр кебек. Мин тыныч кына карап утыра алмыйм. Ярышлар узгач, Интернеттан карыйм. Якын-тирәдә булган ярышларга барабыз. Күптән түгел спорт комментаторы Дмитрий Губерниев Илназ белән әңгәмә корган иде. Шунда мин үзем дә улыма: «Трибуна тулы җанатарлар кычкыруы ярышларда ни бирә?» – дип сорау язып җибәрдем. Илназ исә: «Ярышның кайда узуына бәйле. Ижауда җанатарлар алдында җаваплылык тагын да арта», – диде.  Ярышлардан соң нәтиҗәсе хакында, Илназның үзеннән түгел, ә киленебездән сорыйм. Ул да биатлончы – Анастасия (элекке фамилиясе Кайшева), барысын да аңлатып бирә. Илназ безнең сулагай. Аңа әле берничә ел элек кенә «Калашников» заводында махсус винтовка ясадылар. Элек биатлончыларны белми дә идем. Соңгы вакытта атаклы биатлончылар бездә кунакта булды. Әйтик, Карим Халили. Башта аларның тренерлары да бер иде. Аннан икесе ике тренерга билгеләнделәр.

– Илназ спортка кереп киткәч, үзгәрдеме?

– Кайчагында Ленар белән улыбызга карап-карап торабыз да, «Бу безнең  улыбызмы?!» – дибез. Илназның төгәл, дөрес фикер йөртүенә шаккатабыз. Кечкенәдән тәртипле булды. Ул вакытның  кадерен белә, бушка сарыф итми. Спортчы тәрбияләү – зур дәрәҗә, минемчә, мин улым белән горурланам.

  – Яшь әниләргә киңәшләрегез?

– Эшнең нәтиҗәсен күрер өчен эшләргә кирәк. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Бала үскән чорда аны дөрес юлга кертү – ата-ананың бурычы. Бала алгы планда булырга тиеш. Лиананың кечкенәдән шашкага йөрисе килде, йөртмәдек, хәзер шуңа үкенәм.

– Илназ кайтканда, аны ниләр белән сыйлыйсыз?

– Спортчыларга күп ашарга ярамый, диләр. Илназ сборларга киткәндә, ул күрмәгәндә, шоколадлар, спорт батончиклары салып җибәрә идем. Илназ бар нәрсәне ашый. Хәзер ул кайтуга бәлеш, өчпочмак, манты, пилмән кебекләрне пешерәм. Алар киләбез дисәләр, тиз генә тәмле ризыклар пешереп, табын әзерлим.

–Хатыны Анастасия белән ничек кавыштылар?

– Настя башта җыелма командада иде.  Илназ: «Бер кызның сумкаларын күтәрештереп йөрим», – дия торган иде. Мине бергәләп эштән алырга килделәр, өйгә кайткач, чәй эчәргә чакырдым. Без аларның тәрбияле, икесенең дә кызыксынулары бер икәнен белгәч, ризалаш­тык. Икесе дә китап укырга яраталар, инглиз телен өйрәнәләр. Илназ да, кызыбыз Лиана да татарча сөйләшәләр, «Яңарыш» газетасын укыйлар.

– Оныкларыгызның биатлончы булуын теләр идегезме?

– Анысын алдан әйтеп булмый. Әлегә оныгым юк, булыр Аллаһы боерса.  Илназ буш вакыты булган саен, өенә – хатыны, әти-әнисе, туганнары янына кайта. Филисә апа белән аралашкан чакта, Илназ белән Анастасия дә кунакка килделәр. Аларны инде әниләре пешергән тәмле зур ит бәлеше көтә иде. Табын артында Илназ белән дә аралашып алдык.

– Илназ, быелгы сезонга әзерлек ничек?

– Тренировкаларга Алтай краена юл тотабыз. Бу сезонда беренче ярышлар Ханты-Мансийскида башланып китә. Эстафета, шәхси ярышлар, спринт һ.б. Аннан Төмән, Уфа, гыйнвар ахырында ярышлар Ижау­да булачак.

– Ял итәргә вакытың каламы?

– Отпуск 2 атна, апрель аена туры килә. Атнасына бер көн ял итәбез. Башка вакытта гел тренировкалар, җәен, кышын атнасына икешәр, язын – берәр тренировка. Буш вакытта фильмнар карыйм, китаплар укырга яратам.

– Биатлончының 1 көне…

– Һәр көн төрлечә уза. Иртәнге 7дән зарядка белән башланып китә. Беренче тренировка 9 сәгатьтән 12гә кадәр. Чаңгыда, роллерда йөрибез, винтовкадан атабыз. Аннан мускулларны ныгытабыз, тартылабыз. Төшке аштан соң ял вакыты. 16.00 сәгатьтән 19.00га кадәр тагын тренировкалар. Көндәлек режимны саклыйбыз. Ярышлар вакытында исә көнебезне ярышның вакытына карап билгелибез. Кичләрен тренажер залларында шөгыльләнәбез.

– Авылга кайтырга вакытың каламы?

– Ярты елга бер кайтам. Җәен әтиемнең туган авылы Тәбәрлегә авыл көненә кайткан идек. Мин кечкенәдән анда үстем. Тәбәрле халкы – җанатарларым. Бу кайтуда өйдә 4 көн булдым. Тагын ай ярымга китәм.

  – Укучыларга, җанатарларыңа нин­ди теләкләр җиткерер идең?

– Спортчы өчен физик көч тә, ихтыяр көче таләп ителә. Сынмаска, үз өстеңдә эшләргә, авыр чакта да бирешмәскә, үзеңне кулга алып, тынычланып, тагын да тырышыбрак эшләргә кирәк. Спортның төрләре бик күп. Күңелгә ятканын сайларга мөмкинлекләр җитәрлек. Барысы да үзеңнән тора.

– Илназ, сиңа сәламәтлек һәм ярышларда уңышлар юлдаш булуын телибез. Без синең белән горурланабыз!

Чыганак: yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*