9 декабрь көнне, Түбән Новгород өлкәсендәге Уразавыл мәдәният йортында “Татар малае. Татар кызчыгы” районара бәйге узды. 5-8 яшьлек балалар арасында оештырыла торган бәйгенең бу өченчесе иде – беренче икесен өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы уздырган булса (2021 елда Кочко-Пожар, 2022 елның март аенда Сафаҗай мәдәният йортларында), бусының төп оештыручысы булып Нижгар татарлары конгрессы чыкты.
Түбән Новгород өлкәсенең эчке һәм муниципаль сәясәт министрлыгы, Кызыл Октябрь муниципаль округы, район мәдәният бүлеге һәм “Ак калфак” районара оешмасы белән берлектә уздырылган чарада хуҗалардан гайре, Пильна һәм Сергач районнары вәкилләре дә катнашты.
Бу көнне бәйгедә тугыз бала көч сынады – Мурат Абидуллин (Уразавыл урта мәктәбе), Эльмира Искәндәрова (Зур Рбишча урта мәктәбе), Индира Азымова (Суыксу балалар бакчасы),
Әлфия Айсина (Кочко-Пожар балалар бакчасы), Раил Летфуллин (Семочки балалар бакчасы), Аделя Ваһапова (Уразавыл балалар бакчасы), Амина Атауллина, Рафик Сабитов (Сафаҗай балалар бакчасы), Гаяз Османов (Уразавыл урта мәктәбе). Фотода алар Нижгар татар конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина белән.
Уразавыл балалар бакчасы тәрбияләнүчесе Айдар Абдеев җырлаганнан соң, алып баручылар – Уразавыл балалар бакчасы мөдире Гөлнара Нәвретдинова белән Уразавыл мәктәбе укучысы Рания Искәндәрова бәйгене ачып, хөрмәтле кунакларга сүз бирделәр. Кызыл Октябрь муниципаль округы җитәкчесе Ринат Жалялов, мәгариф комитеты рәисе Рауф Ваһапов, Нижгар татарлары конгрессы рәисе урынбасары Гөлнара Абдуллина халыкны җылы сәламләп, милли бәяләребезне саклап үстерүгә юнәлтелгән шундый чараларның мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм нәни катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Уразавыл балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре матур татар биюе башкарганнан соң, дүрт биремнән торган бәйге программасы башланды. Катнашучыларның чыгышларын өлкә татар автономиясе хезмәткәре, өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Зилә Ахмадуллина, автономиянең яшьләр хәрәкәте әгъзасы Аиша Гузаирова, өлкә “Туган як” газетасы хезмәткәре, районара “Ак калфак” оешмасы кураторы Наилә Жиһаншина һәм Гөлнара Абдуллинадан (жюри рәисе) торган жюри бәяләде.
Беренче бирем – визит карточкасы иде һәм аны Индира Азымова башлап җибәрде. Беренче номер астында чыгыш ясаучыга, кагыйдә буларак, җиңел түгел, әмма Индира каушап калмады, шигъри юллар аша матур итеп үзе белән таныштырды, видеопрезентация да күрсәтелде. Бүтән катнашучылар да визит карточкасын шундыйрак формада төзегән иделәр, Әлфиянең генә булышу төркеме белән әзерләгән чыгышы үзенчәлекле булды.
Икенче биремдә балалар ниндидер татар халык йоласын сәхнәләштереп күрсәтергә тиеш иде, монда инде барысына да булышу төркеме ярдәм итте. “Аулак өй”, “Каз өмәсе”, “Ныжы куыру”, “Балага исем кушу”, “Карга боткасы” кебек йолалар, сәхнәләштергән сабан туе, бишек җыры, билбаулар белән көрәш – барысы да бик матур, эчтәлекле булды, бу балалар шушы милли йолаларның тарихын, мәгънәсен беркайчан да онытмаячак.
“Оста кулда һөнәр бар” дип аталган өченче биремдә малай-кызлар әти-әниләре, укы- тучы-тәрбиячеләре ярдәмендә эшләгән кул эшләрен тәкъдим итте. Кызлар, әлбәттә, камыр ашлары әзерләгән иде – Эльмираның өчпочмагы, Әлфиянең пәрәмәче, Аделяның, Амина белән Индираның чәк-чәкләре бик матур бизәлгән һәм телеңне йотарлык тәмле иде. Раил әнисе белән өлеш пешергәннәр, Гаяз төрле кул эшләре китергән, ә Мурат белән Рафик әтиләре белән эшләгән урындыклар тәкъдим иттеләр, Мурат әле искиткеч итеп бизәлгән чәк-чәк тә китергән иде. Кыскасы, бар яктан да уңган малай-кызларыбыз!
Дүртенче бирем – иҗади номер күрсәтү – иң күңеллесе булгандыр. Мәшһүр җырчыбыз Рәшит Ваһапов нәселеннән булган Аделя Василә Фаттахова репертуарыннан популяр җыр “Туган як”ны башкарды, шулай ук күренекле якташыбыз, җырчы-баянчы Рамил Курамшин нәселе вәкиле Әлфия “Туган тел” җырын җырлады, ә гармунда аңа әтисе Руслан уйнады. Индираның, Раилның җырлары, Аминаның, Эльмираның, Рафикның, Муратның, Гаязның булышу төркемнәре белән башкарган биюләре кемне дә битараф калдырмады.
Жюрига җиңүчеләрне билгеләү бик авыр булды, чөнки барысы да нык әзерләнгән, зур тырышлык куйган. Малайлар арасында баллар буенча җиңүче билгеле булса, кызларның дүртесе берди баллар җыйганы ачыкланды. Нәтиҗәдә, жюри карары буенча, “Татар кызчыгы-2022” исеменә Әлфия Айсина лаек дип табылды. Март аенда Сафаҗайда узган конкурста шушы исемне яулаган Аделя Ваһапова “Тамашачы симпатиясе” Дипломы белән бүләкләнде. Индира Азымова “Иң зирәк кыз”, Амина Атауллина “Иң акыллы кыз”, Эльмира Искәндәрова “Иң өлгер кыз” номинацияләрендә җиңү яуладылар.
Малайларга килгәндә, “Татар малае-2022” исеменә Мурат Абидуллин лаек булды. Раил Летфуллин “Иң акыллы егет”, Гаяз Османов “Иң җитез егет”, Рафик Сәбитов “Иң зирәк егет” номинацияләрендә җиңүче дип табылдылар.
Нижгар татарлары конгрессы исеменнән барлык катнашучыларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр, йомшак уенчыклар, татлы бүләкләр тапшырылды. Булышу төркемнәренә дә татлы бүләкләр бирелде, ә Зилә ханым автономия исеменнән чәк- чәкләр бүләк итте. Без катнашучы балаларга “Туган як” газетасының 2023 елга чыгарылган махсус төсле календарьләрен бирдек. Шулай ук балаларны әзерләгән җитәкчеләр дә оештыручылар исеменнән Дипломнар белән бүләкләнде. Йомгаклау сүзендә Ринат Равилович белән Зилә Ардинатовна оештыручыларга, балаларга, җитәкчеләргә рәхмәтләр белдереп, киләчәк Яңа ел белән котладылар.
Бәйге, тулаем алганда, матур гына узды, тамашачыларның аз булуы гына эчне пошырды, киләчәктә оештыручылар моны күздә тотып, бу җитешсезлекне төзәтерләр дип ышанабыз.
Әәлегә барчасына да рәхмәт һәм киләсе очрашуларга кадәр, дуслар!
Наилә ЖИҺАНШИНА.
Илнар Садеков фотолары.
“Туган як” газетасы