tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче Таһирә әби 100 яшен тутырды
Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче Таһирә әби 100 яшен тутырды

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче Таһирә әби 100 яшен тутырды

Бер гасыр- азмы ул, күпме? Тарих күзлегеннән карасаң, күптер, чөнки 100 ел вакыт эчендә бик күп вакыйгалар уза, олы шәхесләр туып, үзләрен танытып, инде ва­фат булалар. Ә кеше гомере белән исәпләсәң, бик күп тә түгелдер, күз ачып йомганчы ке­бек кенә күренә торгандыр һәм бик азлар гына гасырлык юбилеен билгеләүгә ирешә. Менә шундый бәхетлеләрнең берсе – акту­клы Таһирә апа Салахова5 февраль көнне 100 яшен тутырды. Бәхетле диюем очраклы түгел, яшь чагында байтак авырлыклар күрергә туры килсә дә, тулаем алганда, ул бәхетле гомер кичергән.

Таһирә апа Суыксу авылында гаиләдә беренче бала булып туган, анардан соң әле тагы алты туганы дөньяга килгән. Ул бала чактан белемгә омтылган, 7 классны уңышлы тәмамлап, Кочко-Пожар педучили­щесында укый һәм туган авылына диплом­лы белгеч булып кайтып, башлангыч клас­сларны укыта башлый. Озакламый сәләтле мөгаллимәне өлкән классларга белем бирү өчен шул ук педучилищега югары әзерлек курсаларына җибәрәләр, әмма каһәр суккан сугыш бар кешенең, шул исәптән Таһирәнең дә бөтен өмет-хыялларын юкка чыгара – 1942 елның 5 февралендә әтисен сугышка алалар һәм ул гаиләдә олы бала, әнисенең төп таянычы буларак, курсалар­ны тәмамламыйча Суыксуга кайтып, кабат укыта башлый.

“Әти фронтка киткәндә әни өч айлык авырлы калды, нәкъ ярты елдан, 5 август көнне әтинең кара кәгазе килде һәм шул ук көнне төпчек сеңлебез Нәсимә туды”, – дип искә алды ул 80 ел элек бул­ган кайгылы да, шатлыклы да ва­кыйгаларны.

“Әлбәттә, әнигә бер дә җиңел булмады, әмма мин гаилә өчен җаваплылыкны күбрәк үз өстемә алырга тырыштым. Сеңлем Әминәгә 16 тулгач, ул чактагы рай­он мәгариф бүлеге җитәкчесе Фа­тех абый мине чакыртты да, әйдә туганыңны да укырга җибәрик, аңа да ашлык бирелер, җиңелрәк бу­лыр, диде. Ул елларда укытучылар­га аена 12 кг 300 г ашлык бирәләр иде, сеңлем укып кайткач, бер ел китапханәдә эшләде, аннары гына укыта башлады, әмма ашлык ба­рыбер бирделәр. Тагы бер сеңлем Садия 1943 елда 7 классны “5”легә генә тәмамлагач, аны да ул чакта­гы педучилище директоры Абдрах­ман Хабибуллович укырга чакыр­ды. Башта ризалашмады, тәтәйгә булышам диде, инде көзен әйтә, апа, барыр идем, ди. Яхшы укучы булганга алдылар, стипендиягә укыды, Чүмбәли егетенә тормыш­ка чыгып, анда укытты, “Россиянең атказанган укытучысы” исемен алуга иреште хәтта, гомерле генә булмады, 51 яшендә бакыйлыкка күчте”, – дип күз яшен тыя алмыйча сөйләде Таһирә апа.

Аның үзенә килгәндә, ул сугыш вакытында өлкән классларны укы­та, комсомол оешмасы секретаре була, әлбәттә, җәмәгать, колхоз эшендә актив катнаша – заем җыя, ревизион комиссия әгъзасы булып тора, укучылар белән колхоз эшенә йөри. “Кая җибәрделәр, шунда бардым, беркайчан карышмадым”, – ди. Булачак тормыш иптәше, су­гыштан яраланып кайткан Актук егете Хайдәр белән дә колхоз кы­рында танышалар.

Бөтерчек кебек кенә булган матур, батыр кызны Хайдәр бер күрүдә ошата һәм 1945 елның җәендә, сугыш тәмамлангач язылышалар. “Без бер-беребезне бик яраттык. Әнинең бигүк бирәсе дә килмәде, чөнки Хайдәрләрнең үз йортлары да юк иде хәтта, әти-әнисе ул су­гышта чакта вафат була. Ә безнең әти киткәндә сыер, сарыклар, кош- кортыбыз бар иде һәм зур авырлык- лар белән булса да, барысын да сакладык. Әни: “Нигә инде укыту­чы кызын шул Хайдәргә бирә икән, чәй эчәргә самавырлары да юк бит”, – дип Актук хатыннарының ба­зарда сөйләшкәннәрен дә ишетеп килгәч, кызым, бәлки чыкмассың аңа кияүгә, диде. Мин әйтәм, чу­енда чәй кайнатырбыз, дим. Шуны Хайдәргә әйткәч, ул бер апаның кибәргә чыгарган самавырларын күреп, берсен сатарга сораган һәм алган”, – ди Таһирә апа. Бу әле сынауларның соңгысы булмаган, шундый юклык чакта әнисе булачак кияүгә: “Бер чиләк бал китерсәң, Таһирәне бирәм”, – дигән. Ничек итсә иткән егет, әмма балны да табып китергән, көчле мәхәббәт барлык киртәләрне узарга ярдәм иткән.

Таһирә Актукка килен булып төшкәндә, Хайдәрнең әле өч кече туганы өйдә була. Берсе ике елдан армиягә китә һәм авылга кайтмый, башкалада урнашып кала, ә тугыз һәм унбер яшьлек энесе белән сеңлесен үстереп, Арзамаста укы­талар, алар икесе дә шулай ук Мәскәүдә төпләнә, туган нигезгә гаиләләре белән һәрчак кайтып йөриләр. Хәзер берсе дә юк инде, ә бала-оныклары әбиләре уры­нында булган Таһирә апаны бер дә онытмыйлар.

Бер ел яшәгәч үк, сыерларын са­тып, иске өй алалар, соңрак, 1958 елда төп нигезгә яңа йорт төзиләр. Ул чакта инде дүрт балалары – Равилә, Рамилә, Харис, Әминә була, соңрак төпчекләре Равилны алып кайталар.

Таһирә мәктәптә укыта, шулай ук җәмәгать эшендә актив катна­ша, ә Хайдәр бухгалтер курсларын тәмамлап, өч ел җирле колхозда хисапчы булып эшли, аннары яшь белгечне район партия комитеты­на эшкә алалар һәм ул дүрт дистә ел анда намус белән хезмәт итә.

Балалар тәгәрәшеп, бер-берсен карап үсәләр, чөнки әти-әниләре көне буе эштә, әби-бабай юк. Мал- туар асраган, күп итеп бәрәңге үстергән гаиләдә эш барысына да җитә. “Балаларыбыз тәртипле, эшчән булып үсеп җиттеләр, әйткәнне дә көтеп тормыйча, һәрбересе үз эшен башкара иде. Бишесен дә укыттык, туйлар иттек, Равилә Мәдәнәдә, Рамилә Ураза­вылда, калганнары башкалада го­мер итә. Ун оныгым, шул хәтле үк оныкчыгым, инде ике оныгымның оныгы да бар, Аллаһыга шөкер. Яшь чагыбыз нужа куып үтте, әмма яхшы көннәре дә күп булды. Хайдәр белән бик яхшы яшәдек, яратып алды, кадерләп тотты. Аз гына алтын туебызга җитмәдек. Зур гына мәҗлес уздырырбыз дип, планнар корган иде, бераз авы­рып, Мәскәүгә дәваланырга киткән җирдән 1994 елның октябрь аенда вафат булды, кызганычка”, – дип хатирәләр йомгагын сүтүен дәвам итте Таһирә апа.

Ялгыз калгач та ул әле вак-төяк туарын, тавык-кошын тота, бакча үстерә, инде соңрак, 80не узгач кына мәҗбүри рәвештә диярлек кышларга балалары алып китә башлаган. Ә инде яз башы җитүгә, аны бернинди көч тә тота алмаган – ашкынып үз йортына кайткан.

“95 яшемә чаклы бакча үстердем, бераз гына булса да төрле яшелчә, бәрәңгесен утырта идем, хәзер инде үзем үстермим, балалар утыртканны гына урланып булса да, баккалыйм”, – ди тиктормас апа. “Икешәр капчык бәрәңгесен кемгә дә тотынырга бирмичә өзә иде. Кышларын бездә яши, ә май җитү белән Мәскәүдәге туганнарым кайткач, Актукка алып китәләр һәм әле дә булса боерык биреп, сыңар аяктан биетә барысын да”, – дип сүзгә кушылды кызы Рамилә.

Әйе, һәрвакыт кечкенә дә төш кенә булган юбиляр апа хәзер дә шундый. “Туган як”ны, район га­зетасын инәсеннән җебенә кадәр укый, “60 минут”, “Давай поженим­ся!” тапшыруларын бик яратып карый икән, ә инде кичен “Время” тапшыруын бер дә калдырмый. Кыскасы, бар нәрсәдән хәбәрдар, хәтта артистлар тормышы белән дә кызыксына, балаларының исемнәре, яшенә хәтле белә. “Әнинең хәтере үзе бер уникаль нәрсә – бөтен авылның диярлек ту­ган көннәрен хәтерли, туганнарның, күршеләрнең телефон номерла­рын яттан белә, мин күбесе анар­дан сорыйм”, – ди Рамилә ханым. Таһирә апа белән аралашканда мин дә шаккаттым хәтеренә – го­мер буендагы барлык вакыйгалар көне-сәгате белән исендә!

Бүгенгә әле ике туганы исән, Аллаһыга шөкер, 80 яшьлек сеңлесе Нәсимә Уразавылда, 90 яшьлек Алиясе Мәскәүдә яшиләр. Ә Таһирә апаны биш баласы кадер-хөрмәттә тота, барысына да, аеруча кызы Рамилә белән ки­яве Абдрахманга бик рәхмәтле ул, елый-елый теләк теләде. Ул үзе ире белән әнисен бик кадерләгәннәр, менә хәзер кылган игелекләре меңе белән кайта да инде.

Бер гасырлык гомер күзеңә күрендеме дигән сорауга: “Күренде, ничек күренмәсен, искә төшерә башласаң, очы да, кырые да юк”, – дип җавап бирде. “100гә чаклы бик яхшы тордым, саулыгыма зарлан­мадым, әле шул бераз башым да авырта башлады, кан басымым да күтәрелә кайчак”, – дип тә өстәде. Бу сүзләргә каршы инде күз генә тимәсен диясе кала.

Таһирә апаның юбилей мәҗлесен бала-оныклары кафеда уздыр­ган (фотода). 60ка якын кунак арасында якыннарыннан гайре авылдашлары, укучылары да булган һәм бик күп изге теләкләр теләгәннәр. Укытучы-ветеранны К.Октябрь районы мәгариф коми­теты исеменнән аның җитәкчесе Рауф Ваһапов тәбрикли, кайбер укучылары, шул исәптән күп ел­лар район мәдәният комитетын җитәкләгән Максут Яруллин җылы котлау-теләкләре җиткерә.

Ә инде туган көнендә Уразавыл администрациясе башлыгы Илдар Садретдинов өйгә килеп, Прези­дент һәм өлкә губернаторының рәхмәт хатларын, администра­ция исеменнән бүләк тапшыра, мәгариф комитетының профсоюз оешмасы вәкилләре дә котлый.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*