tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Курчак уйныйбыз”
“Курчак уйныйбыз”

“Курчак уйныйбыз”

Матур, төрле төстәге уенчыкларга карасаң, балаларча шатланасың, сабый чаклар искә төшә. Иске уенчыкларга яңа гомер бирүче Нурзилә Мәхмүтова үзе 1967 нче елның 5 февралендә Шыкча авылында Равил абый һәм Сәрвәр апаның алты балалы гаиләсендә туып үсә. Кыз чагыннан ук чигәргә ярата.

Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасындагы чәчәкләр төсле: зәңгәр, кызыл, сары… киемле бала уенчыклары, курчак кызлары: олы апалар, яшь кызлар, үсмерләр, шәһәр, авыл кешеләре. Аларның исемнәре дә бардыр әле. Бу бер курчакның исеме Гөлҗамал түгелме икән? Халкыбызның борынгы җырларыннан берсе. Шундагы сыман ничек матур киенгән бу курчак: энҗе дә мәрҗән кызларның калфагы, муенсасы, кул бавы, алкалары… Алтын җепләр белән чигелгән алар.

Кемдер чигә, кемдер йон эрли, кемдер шәл, матур оекбашлар бәйли. Син курчак, горур каткансың, скульптурабыз Бакый ага Урманченың әсәрләреннән патшабикәбез Сөембикә үземе әллә! Ә яныңда Себер матуры Сүзгеме?

Нинди матур калфаклар, чәч каплары, тәңкәле чулпылар, әйтерсең, Акъәбинең сандыгыннан алганнар.

Бер матур җырда: “Дөньяда юк андый кызлар, безнең Казаннан башка!” – дигән сүзләр бар. Чыннан да, татар кызлары һәрчак сабыр, тыйнак, сөйкемле булганнар. Остабикәбез Нурзилә апаның үз кызлары Фирүзә белән Миләүшә дә бик акыллы, чибәр кызлар, олысы хәзер Казан шәһәрендә үз өендә яши, эшли.

Матур уенчыкларны киендерер алдыннан Нурзилә Равил кызы күпме китаплар укыган, интернетта утырган, ателье, кибетләрдә атлас, йон, парча, ефәк, бәрхет тукымаларын булдырган. Кызлары Фирүзә белән Миләүшәнең, аннары туган, дусларның кирәкми торган уенчыкларын алып кайткан. Ә менә бу курчакны әнисенең сабый вакытындагы иске фоторәсеменә карап киендергән.

Бер курчакны кулыма алдым, ул шундый матур, чәчәкле аксыл күлмәктә, әйтерсең, ул татар рәссамы Фәйзрахман Әминовның “Су буе” картинасыннан.

Нурзилә һәм Самад Мәхмүтовларның үз йорт тирәләре дә гөл генә: тәрәзә төпләреме, бакчаларымы, өй алларымы – нинди генә чәчәкләр юк! Мәктәптә биология, физкультура фәннәрен укыткан, мәктәп бакчасында чәчәкләр үстергән ул.

Хуҗабикә Нурзилә апаны матур 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Шадринск шәһәрендә бухгалтер техникумын тәмамлап, “Каскара” хуҗалыгында 25 ел буена бухгалтер булып эшләгән ул.

Нурзилә Равил кызына корычтай сәламәтлек, исәнлек-саулык теләп калабыз. Тормыш иптәше – Самад абый белән ак чәчле әби белән ак сакаллы бабай булырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсен, балаларының, онык-оныкчыкларының рәхәтен күреп тазалыкта, байлыкта яшәргә язсын.

Рәйсә Рәхимова
Төмән районы, Талымхан авылы

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*