tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Һәр өйдә булырга тиешле китап
Һәр өйдә булырга тиешле китап

Һәр өйдә булырга тиешле китап

2022 елның 16 февралендә 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда “Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре” китабын тәкъдим итү кичәсе оештырыла. Чара Халыкара туган тел көненә багышлана.

Казандагы Г. Тукай әдәби музее Габдулла Тукай һәм аның чордашларының иҗатын, тормышын өйрәнүдә күпкырлы фәнни эшчәнлек алып бара. Музей фондындагы ядкярләр хакында күпсанлы фәнни һәм фәнни-популяр характердагы мәкаләләр басыла, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырыла. Г. Тукай әдәби музее эшләгән өлкәләрнең берсе – шигырьләр җыентыгын Г. Тукай иҗатының аерым мөстәкыйль жанры буларак өйрәнү Тукай фәненең яңа юнәлеше булып тора.

2021 елның ахырында гына Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре” – шагыйрьнең 1914 һәм 1918 елларда Казанда нәшер ителгән, ә 1933 елда Токиода басылып чыккан китабының бүгенге татар алфавитындагы, ягъни кириллицадагы беренче басмасы. Китапта, Г. Тукай билгеләп узганча, “халкына калдырырга теләгән әсәрләре” генә тупланган.

Басма кереш мәкаләдән, 1914 елгы китапның үзгәрешсез кириллицага күчерелгән вариантыннан, аңлатмалар һәм искәрмәләр өлешеннән гыйбарәт.

Кереш өлешендә Г. Тукайның китапны әзерләү тарихы, бу хакта чордашларының истәлекләре, ХХ гасыр башы газеталарында әлеге җыентык турындагы реклама текстлары, берничә төрле сыйфат белән әзерләнеп төрле бәядән сатылу тарихы, беренче иллюстрацияләр, фотолар һ.б. хакында кызыклы мәгълүматлар тәкъдим ителә.

“Г. Тукай мәҗмугаи асаре”нең идея авторы, төзүчесе, кереш сүз, искәрмәләр һәм аңлатмалар авторы – Г. Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Фәрдин кызы Төхвәтова.

Чарага Г. Тукай иҗаты белән кызыксынучыларны чакырабыз.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 590 86 67

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*