tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсенең Сетово бистәсендә татар мәдәнияте көннәре узды
Төмән өлкәсенең Сетово бистәсендә татар мәдәнияте көннәре узды

Төмән өлкәсенең Сетово бистәсендә татар мәдәнияте көннәре узды

Яңа концерт программасын, күргәзмәләр әзерләп, Тубыл районының Лаемтамак авылы клубы каршында эшләүче “Дуслык” вокал ансамбле күрше Сетово бистәсе клубында вокал иҗат төркемнәре “Ясмин”, “Мәхәббәт” җырчылары, җирле шагыйрьләре белән очраштылар. Бу иҗади очрашуга ике авыл клубы да бик җаваплы карыйлар.

Тамашачылар игътибарына бай концерт программасын тәкъдим иткән үзешчән артистларны җыр сәнгатен яратучылар алкышлар белән җылы каршы алалар. Таныш булган һәм яңа җырлар белән баетылган программа районда узып барган татар мәдәнияте көннәре кысаларында оештырыла. Авыл клубларында да эш кайнап торганын мондый очрашуларда күрәсен. Сәхнәгә милли костюмнарда чыгып, җырлап, биеп, һәркайсы үзенең сәләтен күрсәтә. Якташларының күңелен күтәргән бәйрәм концерты турында Лаемтамак клубының мәдәни чараларны оештыручысы Вильдан Мәмәтгалиев:”Иҗади очрашуларда без аралашып, үзебезнең сәләтебезне күрсәтеп, коллегаларыбызның тырыш хезмәтләрен күреп, татар мәдәниятенең тарихын искә алып, аның байлыгына, үзенчәлегенә сокланып, үрнәк алып та кайтабыз. Сәхнә түреннән агылган моңлы, матур, таныш җырларыбыз белән безнең очрашу концерты йомгакланмады. Монда бай тарихлы милли костюмнар, милли ризыклар күргәзмәсе дә оештырылды, җирле шагыйрәбез Дилә Хәбибуллина белән очраштык,”-дип сөйләде.

Лаемтамакта “Ләйсән”, “Йолдыз” балалар ансамбле дә элек районыбызда узган концертларда, бәйгеләрдә катнашып матур чыгышлары белән танылдылар. Бу төркемнәрдә авылның җыр яратучы яшьләре, мәктәп укучылары катнашалар. Быел карантин булу сәбәпле, бу чарада алар яңа җырлар җырлап, сәхнәләштерелгән күренешләрен күрсәтә алмадылар. Һәр тамашачының, катнашучының күңелендә җылы хисләр калдырган матур чараны оештыручыларга, Сетово поселогы клубы вокал ансамбльләре ”Ясмин”, “Мәхәббәт”нең җитәкчеләре Наталья Николаевна Ивахнога, “Ясмин”нең талантлы, моңлы җырчыларына, Лаемтамактан барган хөрмәтле Шахинур апа Мәмәтгалиевага, Фәрзәнә апа Барсуковага, Лариса Мәмәтгалиевага, Зөлфия Юмадеевага, Диана Ибраһимовага рәхмәтләрен юллады Вильдан Биктимер улы.

Халкыбыз яраткан җырларын искә төшереп, бәйрәм милли ашлар, сый-нигъмәтле чәй өстәле артында дәвам итте. Сетовода татар мәдәниятенә багышланган концерт күтәренке рухта матур узды.

                                                                                         Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*