ДОНБАСС БАЛАЛАРЫНА ЧӘК-ЧӘК
Уңышлы эшмәкәр, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте эшләре идарәчесе, Дзержинск татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамил Надюков инициативасы белән “Зөһрәдә кунакта” клубының уңган-булган хатын-кызлары илебез тынычлыгы сагында торган солдатларга һәм Донбасс балаларына татар халкының милли ризыгы булган чәкчәк әзерләп юллаган. Ә “Тылсымлы куллар” клубы активистлары хәрби операция барышында мобилизацияләнүчеләргә 30 пар оекбаш бәйләп озаткан.
Автономия әгъзалары шушы игелекле гамәлләрен, һичшиксез, дәвам итәргә җыена һәм аны тормышка ашырырга ярдәм иткән, кирәк-яраклар кайгыртырга булышкан Рамил Әхмәт улына, Дзержинск шәһәре хакимиятенә, Володар районы Красная Горка мөселманнарының җирле дини оешмасы рәисе Солтан Шәрәфутдиновка, активист Дамир Исхаковка һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны Александр Вальковка олы рәхмәтләрен ирештерә.
Румия ХАМЗИНА.
“Туган як” газетасы