tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарлар Донбасс балаларына чәкчәк әзерләгән
Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарлар Донбасс балаларына чәкчәк әзерләгән

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарлар Донбасс балаларына чәкчәк әзерләгән

ДОНБАСС БАЛАЛАРЫНА ЧӘК-ЧӘК

Уңышлы эшмәкәр, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте эшләре идарәчесе, Дзержинск татарларының милли-мәдәни ав­тономиясе рәисе Рамил Надюков инициативасы белән “Зөһрәдә кунакта” клубының уңган-булган хатын-кызлары илебез тынычлы­гы сагында торган солдатларга һәм Донбасс балаларына татар халкының милли ризыгы булган чәкчәк әзерләп юллаган. Ә “Тылсымлы куллар” клубы акти­вистлары хәрби операция бары­шында мобилизацияләнүчеләргә 30 пар оекбаш бәйләп озаткан.

Автономия әгъзалары шушы игелекле гамәлләрен, һичшиксез, дәвам итәргә җыена һәм аны тормышка ашырырга ярдәм иткән, кирәк-яраклар кайгыртыр­га булышкан Рамил Әхмәт улына, Дзержинск шәһәре хакимиятенә, Володар районы Красная Гор­ка мөселманнарының җирле дини оешмасы рәисе Солтан Шәрәфутдиновка, активист Дамир Исхаковка һәм сугыш хәрәкәтләре ветераны Александр Вальковка олы рәхмәтләрен ирештерә.

Румия ХАМЗИНА.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*