tatruen
Баш бит / Яңалыклар / XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары килә башлады
XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары килә башлады

XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы делегатлары килә башлады

Бүген Казанда XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы башланды. Форумда Россия Федерациясенең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән 300 гә якын эре татар эшмәкәре катнаша.

Бу минутларда делегатлар башкалага килә башлады. Алар тору урыннарында теркәлү уза, көннең икенче яртысында эшмәкәрләр Яшел Үзән шәһәренә барачак. Биредә алар җирлекнең сәнәгать объектлары һәм предприятиеләре белән танышачак.

21 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проекты кысаларында бизнес-кейслар чишү каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*