tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендәге бай тәҗрибәле фермерлык хуҗалыгы
Түбән Новгород өлкәсендәге бай тәҗрибәле фермерлык хуҗалыгы

Түбән Новгород өлкәсендәге бай тәҗрибәле фермерлык хуҗалыгы

Аграр белгечләр бер авыздан агымдагы елның авыл хуҗалыгы өчен авыр булуын искәртә. “Игеннәр башка елдагыча шаулап үсәлмәде. Кайбер басуларга бер тамчы да яңгыр суы төшмәде. Быелгы корылык гектарыннан 15-18 центнерлап кына уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирә. Бу узган елга караганда ике тапкырга кимрәк. Басуларны тукландырып тормасак, корткычлардан сакламасак, монысы да булмас иде”, – ди алар.  “Әйе, ни чәчсәң, шуны урырсың дисәләр дә, кайвакыт без табигать алдында көчсез. Булган уңышның игелеген күрергә язсын”, – ди төбәк татар авыллары аграр тармагында иң бай тәҗрибәле фермерларның берсе, Түбән Новгород өлкәсенең Иске Мочали авылында озак еллар эшчәнлек алып баручы  фермер Ваиз СӘБИТОВ.

Ваиз әфәнде җитәкләгән хуҗалык Пильна районында гына түгел, ә өлкәдә иң өлкәннәрнең һәм иң уңышлыларның берсе. Ул терлек тә асрый, кырчылык белән дә шөгыльләнә. Эшчәнлегенең барлык тармакларында яңа җиһазлар һәм технологияләр кулланырга тырыша – һәр ел диярлек техник паркны яңарта. Менә быелгы уракка да яңа гына сатып алган “Палессе” комбайны үз өлешен керткән.

– Бүгенгә минем кул астында эшчәнлек алып барган хуҗалык 840 гектар җир били. Бөртекле культуралардан башка, туарларга азык итеп күпьеллык үлән дә үстерәбез. Җирне барлык агрономик кагыйдәләрне кулланып эшкәртергә тырышабыз: басулар тиешле күләмдә ашламалар белән тукландырыла, зарарлы бөҗәкләрдән, чүп үләннәрдән агулана, сыйфатлы, эшкәртелгән элиталы орлык кына чәчелә. Нәтиҗәдә, һәр ел диярлек мул уңышка ия була идек, тик быел, коры һава торышы бөртеклеләргә тиешлечә өлгерергә  мөмкинлек бирмәде. Шуңа күрә уңыш та аз – кырларның һәр гектары уртача 18 центнер гына ашлык бирде. Димәк, аграр эшчәнлектә  тәҗрибә, белем һәм югары технологияләрдән башка, уңайлы һава шартлары да зур роль уйный, – ди Ваиз Шәмил улы.

Якын киләчәктә хуҗалыкта җитештерү тармагын җайга салырга ниятләнәләр. Бай тәҗрибәле җитәкче сүзе буенча, планда сөтле продукция җитештерү цехы булдыру.

– Комбинат эшли башлагач, КФХ тулы цикллы продукция җитештерә башлар. Аллаһы ярдәме белән, реализацияләү мөмкинлекләре дә табылыр дип уйлыйм, чөнки экологик яктан чиста һәм югары сыйфатлы продукциягә һәрвакытта да сорау бар. Ә җитештерү цехын чимал белән җирле КФХның терлекчелек тармагы тәэмин итәр. Бу юнәлештә без актив эшчәнлек алып барабыз, нәтиҗәдә, туарлар саны елдан-ел арта бара. Бүген КФХда 380 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 200е сыерлар, – ди Ваиз әфәнде.

Әйтергә кирәк, мал-туар 2018 елда өлкә максатчан программасы ярдәмендә төзеткән яңа заманча каралтыда асрала. Яңа фермага федераль ярдәм чарасы кысаларында салынган 800 метр озынлыктагы юл илтә. Бу проект кысаларында  авыл юлының да бер өлеше яңартылган, ә терлек каралтысы алдында зур мәйдан булдырылган.

Бүгенгә хуҗалыкта өч дистәгә якын кеше даими рәвештә эшли, алар барысы да диярлек җирле белгечләр. “Хезмәт хакы да лаеклы түләнә, эшләү шартлары да безне тулаем канәгатьләндерә”, – диләр КФХ эшчеләре.

“Сәбитов В. Ш.” КФХсы үз эшчәнлегенең беренче көннәреннән традицион агрономик ысулларны яңа технологияләр белән баетып, яңарышка омтыла. Аграр предприятие җитәкчесенең бай тәҗрибәсе һәм заманча карашы базар диңгезендә үз корабын дөрес юнәлештә алып барырга ярдәм итә. Ваиз әфәндегә киләчәктә дә үз курсыннан тайпылмаска теләп калабыз, ә аның тәҗрибәсе башкаларга да үрнәк булып торсын иде.

Ринат СӨННӘТОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*