tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулының «Инсаният» ансамбле Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә җиңү яулады
Баулының «Инсаният» ансамбле Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә җиңү яулады

Баулының «Инсаният» ансамбле Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә җиңү яулады

11 сентябрьдә Бөгелмә шәһәрендә Бөтенроссия “Милли моң” мөнәҗәтләр фестивале үтте. Әлеге фестиваль мөнәҗәт әйтүчеләрне тугызынчы тапкыр җыйды.

Фестивальдән Баулы шәһәренең “Инсаният” ансамбле быел да җиңү белән кайтты. Алар борынгы “Әлвидаг” мөнәҗәтен башкарып, өченче урынга лаек булдылар.

“Мин бик шат! Бик лаеклы урын. Алдынгы урыннарны алучылар күбесе яшьләр иде. Алар ныклы әзерлек белән килгәннәр. Мөнәҗәтләрне хәтта ике тавышка әйтүчеләр булды. Әлбәттә,ул бик матур яңгырый”, – дип сөенече белән уртаклашты ансамбль җитәкчесе Римма Яруллина.

Чарада Башкортстаннан, Татарстанның Тукай, Лениногорск, Бөгелмә, Кукмара, Чаллы, Сарман районнарыннан, Казан шәһәреннән, хәтта Сахалиннан да килеп катнашучылар булган.

Римма ханым сүзләренчә, быел да ялгыз гына мөнәҗәт әйтүчеләр утыздан артык булган. Исегезгә төшереп үтәбез,узган елны Римма Яруллина соло башкаручылар арасында беренче урынны яулаган иде.

bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*